Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дистәләрчә кеше ярдәмгә ташлана». Коточкыч авариядә яшь әти-әни һәм нәни бала үлгән

Тимер өеменә әверелгән машина эчендә калган ир белән хатын мизгел эчендә үлә, дүрт яшьлек сабый ашыгыч ярдәм килгәнче исән була, аннары табиблар кулында җан бирә.

news_top_970_100
«Дистәләрчә кеше ярдәмгә ташлана». Коточкыч авариядә яшь әти-әни һәм нәни бала үлгән
34 мвд.рф

29 сентябрьдә кичке дүртләр тирәсендә Волгоград өлкәсенең Дубов районында Волгоград-Сызрань юлында коточкыч авария булган. Фаҗигадә Алтайдан килә торган яшь гаилә — ир белән хатын һәм нәни бала — үлә. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Волгорад өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Волгоград.Онлайн хәбәр итте.

Трассада Ford Focus автомобиле һәм Mercedes Axor йөк машинасы бәрелешә. «Якынча белешмә буенча, Ford Focus белән идарә итүче 24 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм Mercedes Axor йөк машинасына бәрелә. Авариядә җиңел машинаны йөртүче, аның 26 яшьлек хатыны һәм дүрт яшьлек баласы һәлак була», — диелә бу хәбәрдә.

Бәрелешү шулкадәр көчле була, авариядән соң ике машина да юл кырыена төшеп китә. Фураның ярымприцеп-рефрижераторы да була. Җиңел автомобиль аның астында ук калган диярлек. Ford Focus йөртүчесе һәм аның хатыны урында ук җан бирә, аларның дүрт яшьлек улы ашыгыч ярдәм килгәндә исән була, ул табиблар кулында үлә.

Йөк машинасына бәрәңге төялгән булган. Аны йөртүче ир-ат сүзләренчә, җиңел автомобиль каршы як полосага кисәк кенә килеп чыга һәм авыр фурага кара-каршы килеп бәрелә. Фура йөртүчесе бәрелешүдән качарга да маташа, ләкин дистанция бик кыска була, диелә хәбәрдә.

Авария урынында төшерелгән кадрларда берничә җиңел автомобиль, йөк машиналары тукталуы күренә. Аларның йөртүчеләре һәм пассажирлары тимер өеменә әверелгән машина эчендә кысылып калган кешеләрне чыгарарга тырыша. Ләкин мәетләрне бары тик коткаручылар гына алу мөмкин була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100