Дистәләрчә кеше күз алдында йорт ишелеп төшкән - видео
Бина 1994 елда законсыз рәвештә, төзелеш технологияләрен бозып төзелгән икәне билгеле.
Төркиядә йорт җимерелеп төшкән мизгелне дистәләрчә шаһитлар видеога төшереп өлгергән. Бина җир убылудан зыян күргән һәм көч-хәл белән генә басып торган булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Билгеле бер мизгелдә йорт җимерелә башлаган. Бу процессны туктату мөмкин булмаган. Йорт урынында хәрабәләр генә калган, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бина 1994 елда законсыз рәвештә, төзелеш технологияләрен бозып төзелгән икәне билгеле.
Башлангыч мәгълүмат буенча, беркем дә зыян күрмәгән. Бина җимерелгәнгә кадәр үк, территорияне чолгап алганнар, кешеләрне чыгарганнар.