news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дистәләрчә боланның тылсымлы әйлән-бәйлән ясап йөргәнен видеога төшергәннәр

Үз-үзләрен саклау өчен сыерлар да шундый әйлән-бәйлән ясарга мөмкин, ди зоологлар.

news_top
Дистәләрчә боланның тылсымлы әйлән-бәйлән ясап йөргәнен видеога төшергәннәр

Мурманск өлкәсендә яшәүче фотожурналист Лев Федоссев Ловозерово авылында төньяк боланнарының тылсымлы әйлән-бәйлән ясап йөргәнен видеога төшергән. Бу кадрларны РЕН ТВ күрсәтте.

Боланнарны квадрокоптердан төшергәннәр. Зоологлар аңлатканча, җәнлекләрнең бу гамәлләре үз-үзләрен саклау инстинкты белән бәйле.

Мондый әйлән-бәйләнне боланнар гына түгел, зубрлар, сыерлар һәм бизоннар кебек башка тояклы хайваннар да ясый.

Хайваннар шул рәвешле ана җәнлекләрне һәм балаларын ерткычлардан саклый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар