Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диссидент хатыны, рәссам Гүзәл Макудинова-Амальрикның дусты Виллем де Бофорт: "Гүзәл үзен "бәхетсез татар хатыны" дип атый иде"

Шушы көннәрдә Казанга Нидерланд парламентының экс генераль секретаре Виллем Хендрик де Бофорт килде. Ул - диссидент Андрей Амальрикның хәләл җефете, рәссам Гүзәл Макудинова-Амальрик белән якыннан таныш булган. “Чит җирләрдә бәхет тапмады, гомер буе Татарстанны сагынып яшәде”, - дип искә алды ул аны.

news_top_970_100
Диссидент хатыны, рәссам Гүзәл Макудинова-Амальрикның дусты Виллем де Бофорт: "Гүзәл үзен "бәхетсез татар хатыны" дип атый иде"


Гүзәл Макудинова-Амальрик турында истәлекләргә күчкәнче, аның ире Андрей Амальрик турында искә төшерү зарур, чөнки Гүзәлнең язмышына йогынтыны ул ясаган. Диссидент хатыны булып, чит җирләрдә калуы, аның рәсемнәрендәге әйтеп-аңлатып бетермәслек сагыш - шушы язмыш чагылышы.

  • Андрей Амальрик 1938 елның 12 маенда Мәскәүдә, танылган тарихчы һәм археолог гаиләсендә туа. 1962 елда тарих факультетында курс эше яклый, анда совет фәннәрен кире кага һәм шуның өчен белем йортыннан куыла. Амальрик туры сүзле кеше була, шактый бәхәсле темаларга әсәрләр яза, тыелган булса да, Мәскәүдә эшләгән чит ил кешеләре (журналистлар һәм дипломатлар) белән аралаша. 1965 аны кулга алалар, ике елга Себергә сөрәләр. Аннан әйләнеп кайткач, ул Мәскәүдә “Нежеланное путешествие в Сибирь” китабын яза. Соңрак, 1969 елның июнь аенда “Просуществует ли Советский Союз до 1984 года?”  дигән яңа китап бастырып чыгара. Анда ул СССРның якындагы киләчәген күзаллап яза. Амальрик совет режимының тотрыклылыгын бәяли, тик совет киләчәгенә ул пессимистик карашта булган. Әлеге китап чит илдә төрле телләргә тәрҗемә ителә һәм тарала. 1968-1970 елларда Андрейны берничә тапкыр тоткарлыйлар һәм фатирында тентү үткәрәләр. Диссидент, хатыны Гүзәл белән бергә, СССРдан куылып, гомерен чит илләрдә үткәрергә мәҗбүр була. Эмиграциядә булган язучы иҗтимагый һәм публицистик эшчәнлеген дәвам итә, “Диссидент язмалары” дип аталган китабын, “Распутин” фәнни әсәрен яза. 1980 елның 12 ноябрендә Испаниядә автомобиль һәлакәтендә үлә. Андрей Амальрик Париж янындагы Сент-Женевьев-де-Буа зиратына җирләнгән. 

Андрей Амальрик үзенең булачак хатыны, Нижгарның бер татар авылында туып үскән Гүзәл белән Третьяков галереясендә күргәзмәдә таныша. Әйтергә кирәк, күргәзмәләр Гүзәл Макудинованың тормышы, дөньяга карашына нык йогынты ясый. Беренче рәсем дәресләрен Гүзәл Андрей Амальрикның дусты Василий Ситниковтан ала. Шунысын әйтү кирәк, Василий Ситниковның картиналарын совет системасы кабул итми, әмма алар чит ил коллекционерлары арасында зур популярлык казана. 

Алар озак очрашып йөрми, Амальрикның провокацион карашлары өчен СССР Хөкүмәте аны Себергә җибәрә. Гүзәл дә, әти-әнисе ризалыгыннан башка, Андрейга кияүгә чыгып, аның артыннан сөргенгә, аннан соң Европага китә. Гүзәл ире артыннан алмый, эмиграциядә яши. Ул талантын сынлы сәнгать жанрларында гына түгел, әдәбиятта да күрсәтә. Аның “Балачагым турында истәлекләр” дигән автобиографик романы ук немец, француз, нидерланд, инглиз телләрендә чыгарыла. Икенче хезмәте -  "Төш китабы" - бары тик берничә нөсхәдә генә басылып кала. 2014 елда Гүзәл 72 яшендә вафат була. Гомеренең соңгы елларын ул Париж читендә үткәргән. 

Былтыр Брюссельдә Гүзәл Макудинова-Амальрик рәсемнәреннән "Тумышым белән татар авылыннан" күргәзмәсе эшләнде

Татар рәссамының чит илдәге язмышы хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә Нидерланд парламентының экс генераль секретаре Виллем Хендрик де Бофорт сөйләде, ул Амальриклар гаиләсе белән яхшы таныш булган.





"Гүзәл безне татар халкының милли ризыгы белән сыйлады"

- Господин де Бофорт, Амальриклар гаиләсе белән ничек таныштыгыз?

- Мин Андрейга караганда, Гүзәл белән күбрәк аралаштым. Чөнки ул бик ачык, гади һәм аралашучан иде. Аның белән сөйләшеп утыру - үзе бер дөнья, файдалы китап укыган кебек булды. Бик акыллы, тирән фикерле, сабыр, иҗади... ”Рәссам булу кечкенәдән килгән хыялым түгел иде. Әлеге сихри дөньяга кереп китү минем өчен бөтенләй көтелмәгән борылыш булды. Ничектер шул өлкәдә кайнаган кешеләр белән аралаша башладым һәм кулым үзеннән-үзе пумалага ябышты”, - дип сөйләгән иде ул. Мәскәү музейларындагы югары сәнгать үрнәкләре нык тәэсир иткән аңа. Беренче тапкыр пумала тотканда алган кичерешләрен, төсләр сайларга тырышуын яратып сөйли иде. Гүзәл турында берничә сүз белән генә әйтергә мөмкин түгел, әлеге шәхеснең тормышы һәм иҗат юлы хакында сөйләү өчен өчен бер генә көн дә җитми. Ул 1942 елның гыйнварь аенда Идел буенда кечкенә генә татар авылында туган. Ачлык еллары, начар тормыш шартлары хәтерендә калган. Балачак хатирәләре белән уртаклашканда ул һәрвакыт моңсулана, күзләре яшь белән тула иде.

1971 елда мин Голландия Советы парламенты әгъзасы идем. Ул вакытта Андрей Амальрик хакында бик күп ишетергә туры килде, аның хакта газета-журналларда даими язалар һәм телевизордан күрсәтәләр. Ул язучы-диссидент буларак билгеле шәхес булды. Ләкин якыннан танышуыбыз соңрак булды, аның сөргеннән Мәскәүгә кайткан чагы иде ул. Билгеле булганча, 1965 елның маенда аны кулга алалар һәм Себергә сөрәләр.

Амальриклар фатирыннан бервакытта да кеше өзелмәде, алар үзләрендә бик еш кунаклар кабул иттеләр. Кемнәр генә килми дә, кемнәр генә китми. Әллә никадәр сәгать төрле бәхәсле темаларга сүз куерталар, фикер алышалар. Андрей Советлар Союзы заманында демократик хәрәкәт алып барды һәм безне иң абруйлы шәхесләрнең берсе, лидер Андрей Сахаров белән таныштырган иде.

Танышкан көнне яхшы хәтерлим, парламент әгъзалары каядыр барырга җыена. Мин дә аларга ияреп киттем, соңыннан гына Амальриклар гаиләсенә баруымны аңлап алдым. Аларның фатиры Мәскәү шәһәренең иң үзәгендә - Иске Арбатта урнашкан иде. Килеп кердек, анда инде бер төркем кунаклар утыра. Фатирның эчен күзәтәм: бик кечкенә һәм тар гына бүлмәләр, җиһазлар бөтенләй юк диярлек. Шактый нык тузган карават, диван, шкафлар... Артык бай яшәмәделәр, ләкин ярлы да түгел иде алар.

Безне Гүзәл ханым каршы алды, озак кына әле беребезгә әле икенчебезгә төбәлеп: "Әйдәгез, узыгыз", - диде ул елмаеп. Күзләре хәтердә калды, чөнки алар әллә кайдан янып, ялтырап торалар иде. Кара, озын чәчле... Ул табын әзерләгән, өстәлдә нәрсә генә юк. Безне татар халкының ниндидер милли ризыгы белән сыйлады, хәзер исемен хәтерләмим. “Татар халкының иң киң таралган ризыгыннан авыз итегез, Гүзәл аны бик оста пешәрә”, - дигән иде Андрей. Хәзер исеме онытылган, ләкин ул итле ризык иде. Казанда булганда да күп җирләрдә бу ризыкны эзләп караганым бар, ләкин әлегә файдасыз.



Мин ул көнне фикер алышуда катнашмадым, чөнки Гүзәлне күзәттем. Аның гади генә хатын-кыз түгел, ә иҗади кеше булуын шунда ук сизеп алдым. Җиңел генә атлаучы йомшак хатын-кыз, шул ук вакытта бик җитди, горур да була белә иде. Гадәттә, гашыйк парлар бер-берсенә охшаган була. Андрей белән аларның холыклары, дөньяга карашлары нык аерыла иде. Гүзәл һәрвакыт хыял диңгезендә йөзде, аның фантазиясе көчле иде. Хыялларының күбесе чынга ашмаслык булса да, ул хыялланудан туктамады. Ул барлык максат-омтылышларын үзенең рәсемнәренә төшерде. Ике тормыш алып барды ул, берсе – җирдә, икенчесе – күктә. Андрей туры сүзле, кырыс холыклы, кыю фикерле иде. 

"Гүзәлнең сөйләмендә һәм иҗатында татарлар еш телгә алынды"

- Сез Гүзәл Макудинованың рәсемнәр җыелмасын Бельгиянең татарлар берлегенә тапшыргансыз. Ни өчен нәкъ менә шунда тапшырырга булдыгыз?

- Әлеге сорауны бик күпләр бирә. Аның рәсемнәрен төрле Ауропа илләрендә hәм Америка Кушма Штатларында узган күргәзмәләрдә күрергә мөмкин иде. Соңгы егерме елда Гүзәл Парижда яшәде, без аның белән һәрдаим күрешеп тордык. Соңгы тапкыр мин  Голландиядән кунакка килгәч, ул миңа: “Үземнен картиналарымны Голландия яки Франциядә яшәүче киң җәмәгатьчелеккә күргәзмәләрдә тәкъдим итәргә телим”, – диде. Кызганыч, үлеп китү сәбәпле әлеге эшне башкарып чыга алмады. Кайбер матбугат битләрендә аның мәдәни мирасын, рәсемнәрен кемгә тапшырырга белми йөргәннәр диләр. Бу дөрес түгел, чөнки аның туганнары, балалары булмаганга, Гүзәл үләр алдыннан аларны миңа тапшырды. Мин үз чиратымда нотариуслар ярдәмендә аның теләген үтәдем һәм аның рәсемнәреннән торган күргәзмә оештырдым. Чирек гасыр буена күргәзмәгә чыгарылмаган әсәрләренең тулы коллекциясе белән хәзер Бюрюссельдә танышып була, чөнки аның иҗат җимешен “Бельгиядәге татарлар” берлегенә тапшырдым. "Ни өчен Бельгия?" - дип сорыйсыз. Җавабы гади: ул Франция белән Голландия арасында урнашкан һәм анда татар оешмасы бар. Гүзәл Макудинова татар булуы белән һәрвакыт горурланып яшәде. Ясалган рәсемнәр җыелмасын Россиягә алып кайтуларын теләмәде, чөнки илдән куылуына бик рәнҗегән иде ул. Гүзәлнең сөйләмендә һәм иҗатында татарлар еш телгә алынды, шуңа күрә коллекцияне татарларга тапшырып дөрес эшләдем дип саныйм.



Бүген рәссамның коллекциясендә майлы буяу, акварель, күмер, пастель белән ясалган 150 эш тупланган, шулай ук шәхси әйберләре дә бар. “Бельгиядәге татарлар” берлеге рәисе Лилия Вәлиева белән аралашып торабыз, талантлы рәссамның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. 

"Сыйныфташлары гел үртәгән, кимсеткән аны"

- Гүзәл үзенең туганнарын, гаиләсен еш искә алдымы?

- Аның тормыш юлы бик гыйбрәтле... Гүзәл балачагын искә алырга яратмады, чөнки ул аның бик авыр һәм катлаулы узган. Аның сөйләве буенча, ул үзен һәрвакыт ялгыз тойган һәм якын кешеләренең игътибары җитмәгән. Ул ярлы, эшче гаиләдә туа. Авылында озак вакыт яшәргә туры килми. Авылларында эш булмагач, акча эшләү максаты белән аларның гаиләләре Мәскәүгә күченә. Әтисе вокзалда йөк ташый, әнисе төрле оешмаларда җыештыручы булып эшли. Әлбәттә, зур шәһәргә чыгып китү һәм андагы мохиткә ияләшү җиңел булмый. Кызның әти-әнисе татар телендә генә аралаша, рус телендә сөйләшә белми. Соңрак кына өйрәнәләр, чөнки тормыш алып барырга һәм балаларны үстерергә кирәк була.

Гүзәл башка балалардан аерылып тора, чөнки кечкенәдән олылар кебек фикер йөртә башлый, бөтенесенә дә үз күзлегеннән чыгып карый. “Аяк киеме тиз тузмасын өчен чабып йөрмәскә, акрын атларга тырыша идем. Әти белән әни миңа яңа аяк киеме алса, безнең ач калуыбыз бар. Ашыйсы килә, гаилә ишле булгач тамак та туймый. Безгә һәр тиен кадерле булды”, – дип сөйләде ул.

Бервакыт Гүзәлнең туган көненә әтисе өр яңа аяк киеме алып кайта. Әнисе әле искесе кияргә яраклы дип, яңаларын шкафка алып куя. Гүзәл кич белән барысының да йоклаганын көтеп яткан. Аннан соң шыпырт кына әлеге аяк киемен шкафтан алып, киеп карый торган булган. 14 квадрат мертлы бер кечкенә генә бүлмәдә алты кеше яшәгән алар. Бабасы бик укымышлы кеше, мулла булганлыгын беләм. Әбисе Коръән сүрәләре укыган, Гүзәл дә аннан догалар укырга өйрәнгән. Башка туганнары хакында истәлекләр белән уртаклашмады ул. Ләкин үзенең “Балачак хатирәләре” дигән китабында бертуган энесе һәм сеңлесе хакында язган истәлекләр дә бар.

Мәктәптә укыган елларын сөйли иде, бу чор да хәтерендә бик күңелсез булып истә калган. Сыйныфташлары гел үртәгән, кимсеткән аны. “Татар булганым өчен яратмадылар, хәерче диләр иде”, - дип әйткәне истә. Ул үзенең сыйныфташларыннан калган тузган киемнәрне киеп йөргән, шуның өчен аңа укытучылар да бала хәтерен калдыра торган сүзләр әйтә торган булган. Гүзәл биергә ярата һәм киләчәктә биюче буларга хыяллана, ләкин әти-әнисенең аны бию түгәрәгенә бирергә мөмкинлеге булмый. Гүзәлнең сәламәтлеге дә начар була, чөнки 6 яшенә кадәр рахит белән авырый һәм начар хәрәкәтләнә. Ничәнче сыйныфта укыган булгандыр, белмим, ләкин мәктәпне ташлый ул. Озак вакыт әти-әнисенә әйтми йөри, иртән китапларын алып чыгып китә һәм көндәлегенә дә үзе билгеләр куя торган була. Соңыннан гына мәктәпне ташлаганын белеп алалар, ләкин кабаттан укырга мәҗбүр итмиләр.

Сагынып сөйләгән вакыйгалары да бар иде аның, мәсәлән, әнисенең җырлары. Гүзәлнең әнисе җырларга яраткан һәм гаиләсе өчен татар халык җырлары башкара торган булган. Тагын Арина исемле иптәш кызы хакында да сөйләде, алар бергәләшеп Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеена йөргән. Менә шуннан аның сәнгать дөньясына тартылуы башланган да инде.

"Гүзәл белән Андрей арасында шашкын мәхәббәт хисләре булгандыр дия алмыйм"

- Рәссам Андрей Амальрик белән ничек танышулары хакында әйттеме?

- Әйе, бу хакта дә сөйләгәне булды. Гүзәл 1958 елда рәссам Василий Ситников һәм тарихчы, философ, язучы Андрей Амальрик белән таныша. Бу вакытта аның өчен яңа тормыш башлана. Ул миңа Василий Ситников хакында бик күп сөйләде, аны үзенең укытучысы дип атады. Дөресен әйтим, минем әлеге рәссамның эшләрен күргәнем юк. Гүзәл әйтүенчә, ул идеаль рәссам. Тирә-юньдәге әйберләрне күңел күзе белән күрергә өйрәткән. Нәкъ менә аның өйрәтүләре һәм бушлай дәресләре нәтиҗәсендә ул рәсем сәнгатенең барлык нечкәлекләрен өйрәнгән.



Тормыш иптәше Андрей белән ул тормышын 1965 елда бәйли. Кызның әти-әнисе Андрейны кабул итми, Гүзәлне аның белән җибәрергә теләмиләр. Ул диссидент һәм рус милләтеннән булганга күрә, хәер-фатыйхаларын бирмиләр. Андрей белән тормыш итү кызлары өчен куркыныч булачак дип исәпли алар. Ләкин Гүзәл аларның сүзләрен ишетергә теләми, Андрей белән бергә Себергә китәргә һәм аның хатыны булырга ризалык бирә. “Әни елап, әти каргап озатып калды мине”, - дип әйтте ул. Чыгып киткәндә маршрут кәгазеннән башка, Гүзәлнең үзе белән бүтән документлары булмый. Андрей белән алар Төмән өлкәсенә китәләр һәм шунда язылышалар. Амальрик беркайда да эшләми, ул пьесалар һәм шигырьләр язып акча эшли.

- Андрей Амальрик белән бергә чит җирләргә чыгып китәргә аны нәрсә мәҗбүр итте икән?

- Алар арасында шашкын мәхәббәт хисләре булгандыр дип әйтә алмыйм. Әйе, алар бер-берсен яратты һәм хөрмәт итте. Гүзәл һәрвакыт Андрейның янәшәсендә, аның өчен ышанычлы һәм ныклы терәк була белде. Аның төрле идеяләрен, дөньяга карашын, мөһим башлангычларны хуплады. Чөнки Амальрик “гаиләдә хатын кыз иренә буйсынып яшәргә тиеш” дигән фикер белән яшәде. Шуны әйтәсем килә: Гүзәл сәясәтне бөтенләй аңламый иде, дөньяда барган төрле чолганышлар аны кызыксындырмады. Аңа бик моңсу иде, ире булуга да карамастан, ул үзен ялгыз тойды. Аның туган ягына кайтасы килде, ләкин Андрейга бу хакта әйтмәде, сагыну хисен сиздермәде. Амальрик аның хыялындагы кеше түгел иде, шуңа күрә ул бәхетсез булды. Ни өчен аның белән чит җирләргә чыгып китте? Гүзәлнең Мәскәүдән китәсе, хәерчелектән котыласы килгән. Аның кая барырга да белмичә бәргәләнеп йөргән чагы була, бу вакытта ул Андрейны очрата. Дөрес, ул аны начар тормыштан алып китә һәм башка дөнья күрсәтә. Ләкин бәхете булмый, шуңа күрә үзен һәрвакыт “бәхетсез татар хатыны” дип атый иде.

Гаилә бәхетле булсын өчен бала кирәк, ләкин Амальрикларның балалары булмады. Мөгәен, Гүзәлнең иң зур үкенече шул булгандыр. Ул балалар яратты, кунакка килгәч безнең балалар белән сәгатьләр буе уйнап утыра торган иде. Бездән моңсуланып, күзләре яшьләнеп чыгып киткән чаклары күп булды. Ни өчен бала алып кайтмаганнары хакында төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки Гүзәл белән бу хакта сөйләшмәдек. Аның авырткан темасын кузгатасым килмәде.

- Гүзәлнең иҗаты хакында нәрсә әйтә аласыз?

- Үзенең картиналары аша ул татарларның мәдәниятен күрсәтә иде. Игътибар итсәгез, аның рәсемнәренең күпчелегендә кара күзле, озын толымлы татар кызларын күрергә була. Аның иҗатында  татарларның яшәеше, татар рухы чагыла. Тик кызганыч, аның картиналарын татар аудиториясе белми. Без киләчәктә аның иҗатын үстерергә һәм рәсемнәр коллекциясенен бер өлешен Татарстанда яшәүче милләттәшләренә күрсәтергә телибез. Гүзәлнең китаплары бары тик басма гына, алга таба аны электрон вариантта эшләргә уйлыйбыз. 



Гүзәл Татарстанны сагынуын кычкырып әйтеп йөрмәде, без әлеге хисне аның иҗатында күрәбез. Шунысын әйтергә кирәк: чит илдә үзен ялгыз итеп хис итте, шуңа күрә картиналарында да ниндидер моңсулык, хәсрәт, борчылу сүрәтләнә.

Аның иҗаты хакында чит илдә дә бөтенесе дә белде, дип әйтә алмыйм. Андрей Амальрик - җитди кеше, бөтен чит ил кешеләре аның тормышы күзәтте. Аңа андый популярлык ошый иде, шуңа күрә Гүзәлне читтә калдырырга тырышты. Нин генә талантлы рәссам булса да, иреннен сүзеннән уза алмады, аның күләгәсендә кала иде. Массакүләм мәгълүмат чаралары аның хакында рәссам дип түгел, Андрей Амальрикның матур хатыны дип кенә сөйләделәр. Гүзәл бервакытта да рәсемнәрен сатмады, үзенең теләге юк иде.

"Ислам диненә тартылуын әйтте"

- Соңгы тапкыр рәссам белән кайчан аралаштыгыз?

- Андрей авариядә вафат булды, ул аның үлемен бик авыр кабул итте һәм берникадәр вакыт иҗади кризис кичерде. Берәү белән дә аралашмады, үз эченә бикләнде. Аның авыруы хакында бик соң белдем, үзе дә берни дә әйтмәде. Хәлен белеп яки кунакка чакырып шалтыратсаң, “Хәлләрем яхшы, ярый, бер килеп китәрмен әле дия иде. Без Гүзәл белән соңгы тапкыр күрешкәндә кәефе начар иде. Ул миңа Ислам диненә тартылуын, догалар укырга теләвен әйтте. Әбисе өйрәткән догаларны исенә төшерергә тырышты. “Мин зур хата кылдым. Голландия, Франция, АКШда дингә ышанучылар юк, сез барыгыз да шайтанга табынасыз. Әлеге шайтан сезне котырта, җәһәннәмгә илтә. Чит илләрдә шайтан дөньясы, туган ягыма кайтасым килә. Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам, аның рәхмәте һәм рәхим-шәфкатеннән өметне өзәргә теләмим”, - диде. Андрей да дингә ышанмады, Гүзәл моны бик авыр кичерде. Авыртуына да карамастан, картиналар ясауны дәвам иткән ул. Үзе өчен, күңелендәге бушлыкны тутырыр өчен иҗат иткән. Картиналарын карарга килүче дусларына “әле яңаларын ясамадым” – дип ялганлаган. Ни өчендер картиналарын күрсәтергә теләмәгән.



Әлеге әңгәмә ярдәмендә татарларга тагын бер бөек, талантлы шәхесен күрсәтәсем килә. Мин ышанам, әлеге язмадан соң күпләр аның иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксыныр. Чөнки татарлар һәрвакытта да үзләренең милләттәшләрен олылыйлар, зурлап искә алалар. Гүзәлнең иң зур теләге – Татарстан һәм татар халкы аның белән горурлансын. Әйе, ул яшьлегендә зур хата кылды, ләкин шуның өчен һәрвакыт үкенеп гомер кичерде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100