Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Диссертацияләр саны кимү - телне, милләтне саклауга зыян китерә торган фактор"

“Интертат” соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләргә анализ ясаган иде. 2012 елда Татарстанда 23 диссертация, 2017 елда 2 диссертация якланган булуы ачыкланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тел галимнәре, институт һәм мәктәп җитәкчеләре моның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

news_top_970_100
"Диссертацияләр саны кимү - телне, милләтне саклауга зыян китерә торган фактор"
"Татар-информ" анализыннан күренгәнчә, яклаулар санының кискен кимүе күзәтелә. 


Диссертацияләр саны кимүнең төп сәбәпләре

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында диссертацион совет ябылганчы (2013 елга кадәр) ел саен 12 дән алып 20гә кадәр яклау булган.

Институт директоры Ким Миңнуллин фикеренчә, диссертацияләр саны кимүнең төп сәбәпләре:

1. "Туксанынчы еллар башында мәктәптә, уку йортларында телгә игътибар арту белән бергә, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр саны да артты. Бүгенге көндә мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар телен укыту кимеде".

2. "2013 елдагы закон нигезендә, аспирантура – югары белем бирүнең өченче баскычы итеп тәгаенләнде. Бакалавриат, магистратура, өченче баскычы – аспирантура. Дәресләргә йөрү артты, зачет-имтиханнарны тапшыру күбәйде. Югары уку йортындагы кебек өч ел дәвамында көн дә лекцияләрне тыңлау фән белән шөгыльләнүгә вакытны аз калдыра, килүчеләрнең саны да шуңа бәйле. Шуның белән бәйле аспирантларга түләү мәсьәләсе булды".

3. "Буыннар алышынуы мәсьәләсе килеп чыгу сәбәпле, 2000 еллар ахырында килгән галимнәр яклап чыкты, эшкә урнашты. Алга таба яклаулар кимүенең сәбәпләре дә шуңа бәйле".

4. "Аспирантурада укып чыккан кеше диссертацияне мәҗбүри рәвештә якларга тиеш дигән әйбер юк. Кеше укып чыга, ә диссертация якланмый. Диссертация якламаса да, ул югары уку йортында эшли ала".

Алга таба аспирантура өлкәсен яңа үзгәрешләр көтә. Ахырына кадәр хәл ителеп бетмәгән булса да, киләчәктә аспирантлар 5-6 ел укырга тиеш булачак дип көтелә, ә диссертацияләр мәҗбүри рәвештә якланырга тиеш булачак.


Диссертацияләргә таләпләрнең кырыслануы - Мәскәү таләбе

Казан (Идел буе) федераль университеты Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова яклауларның саны кимүенә китергән тагын берничә сәбәпне атады:

1. “Диссертациягә таләпләр нык артты. Антиплагиат системасы керде. Эшнең 85 проценты оригиналь булмаса, эш кабул ителми, йә эшкәртүгә бирелә”.

2. “Диссертация яклавының катлаулануы ВАК мәкаләләренең саны артуы белән дә бәйле. Хәзер кандидатлык диссертациясен яклар өчен, өч мәкалә, докторлык диссертациясе өчен унбиш мәкалә басылган булырга тиеш. ВАК мәкаләсен әзерләү, бастыру – ул шулай ук озын процесс. Теләсә кайсы журналда бастырып булмый, аның билгеләнгән филологик журналлары бар һәм, әлбәттә, антиплагиат системасын үтеп, лицензия алып бастыра ала”.

- Без ВАК таләпләре белән эшлибез. Мәскәүдән шундый күрсәтмәләр килә икән, эшләргә кушалар икән, без кая мөрәҗәгать итик? Без эшлибез, диссертация языла, яклыйбыз. Иң мөһиме – диссертация язып безнең советка килү кирәк, - диде югары тюркология мәктәбе җитәкчесе."Югары мәктәптә укыткан белгечләр – барысы да фәнни дәрәҗәле. 35-40 яшьлек кандидатлар, доцентлар, 45- 50 яшьлек докторлар бар. Без үзебезне татар теле һәм әдәбиятын укытуда кадрлар белән тәэмин иттек", - дип аңлатты ул.

Диссертация яклауларның кимүе татар телен өйрәнүче галимнәрнең кимүенә китерә

Казан (Идел буе) федераль университеты Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина фикеренчә, диссертация яклауларының кимүе киләчәктә галимнәр санының кимүенә китерәчәк.

- Кафедрабызда укытучылар барысы 44-45 яшьтәге фәнни дәрәҗәлеләр. Биш аспирант бар. Диссертация яклауларының кимүе киләчәктә галимнәр санының кимүенә китерәчәк. 

Шул ук вакытта, моның икенче ягы да бар. Диссертация яклаган аспирантлар алга таба кая эшкә бара? Менә шул сорау ачык. Дүрт ел бакалавриат, ике ел магистратура, өч ел аспирантура укыганнан соң, киләчәктә нинди өлкәгә эшкә барачагы билгесез. Аспирантура – ул хобби түгел. Шулкадәр укып кеше ышанычлы эш урыны булдыруны күзаллый. Ун ел укый, киләчәктә төгәл эш урының булмаса, кая бара ул? 

Бүген тел галимнәре бездә укыту эшчәнлеге алып бара һәм академик структура - ИЯЛИда эшлиләр. Әгәр ике структурада да яшь кадрлар тулып торса, аспирантурада укыган кеше киләчәктә кая эшләргә тиеш?

Гөлшат Галиуллина белдерүенчә, “диссертацияләрнең кимүе – яңа таләпләргә ияләшү күренеше”.

- Күптән түгел Санкт-Петербургта узган конференциядә Мәскәү һәм Петербург университетларына да шул ук сорау бирелде. Бу гомуми күренеш, - диде Гөлшат Галиуллина. 


Россия төбәкләрендә татар теле буенча кадрлар әзерләү тукталгач, шушы юнәлештәге эш минуска китә

Казан (Идел буе) федераль университеты Татаристика һәм тюркология мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина диссертацияләрнең кимүен таләпләргә яраклашу чоры дип атады.

- Замана үзгәргән саен укыту таләпләре дә катгыйлана бара. Шул таләпләргә яраклашу, өйрәнү чоры була. Ун ел элек Россия төбәкләрендә – Ульяновск, Төмән, Мәскәүдә – эшләгән татар белгечләре Казанга килеп якланалар иде. Төрле сәбәпләр аркасында андагы уку йорларында татар теле буенча кадрлар әзерләү тукталуы, ахыр чиктә, шушы юнәлештәге эшне дә минуска җибәрә. 

"Кафедра утырышында аспирантларның уку барышында эшләнгән отчетлары белән танышканнан соң, фәнгә вакытлары аз калуы да сиземләнә", - диде ул.


Фольклордан диссертация язучыларга нишләргә?

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссоветында туксанынчы еллар урталарыннан фольклор буенча татар фольклоры буенча гына түгел, барлык республикалардан килеп яклаганнар.

Ким Миңнуллин әйтүенчә, 2013 елга кадәр диссертацияләрнең 50% - телдән, 25 % - әдәбияттан, 20% - фольклордан якланган.

- Аларның шактый өлеше – читтә яшәгән милләтәшләребез яисә башка милләт вәкилләре. Мордовия, Удмуртиядән яклаучылар бар иде. Шуның белән бергә әлеге фәнни җәмәгатьчелекне Татарстанга туплау, таныштыру, бергә эшләү мөмкинлекләре булды, - диде галим.

Яңа диссертацион совет ачылырга мөмкин

Яңа диссертацион совет югары татаристика мәктәбе белән бергә түгел, Халыкара мөнәсәбәтләр тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтыинституты белән берлектә ачылачак.

- Шәрыкны өйрәнү институтыннан тәкъдим булгач, шушындый яклау советы ачу мөмкинлеге туды. Озакка сузылмыйча, ачылыр. Төгәл даталарны атап булмый. Яңа советларны ачу түгел, искеләрне күпләп ябу күренеше бара әлегә. Югары Тюркология мәктәбе белән эшләнергә тиеш булгандыр – анысы инде башка мәсьәлә, - диде Ким Миңнуллин.

Татар халык авыз иҗатын өйрәнгән аспирантлар өчен Әлфия Йосыпова үзләренең диссертацион советында якланырга тәкъдим итте.

- Диссертация булса, аны яклау проблема түгел. Мәскәү советыннан биш кешене чакырабыз да ике шифр белән яклатабыз – татар әдәбияты һәм фольклор. Әгәр диссертация булса, аны яклавы проблема түгел, - диде Әлфия Йосыпова.

Күрсәткечләр хафаланырлык түгел

Профессор Ә. Йосыпова әйтүенчә, диссертацияләр яклавы саны кимесә дә, июньдә ике диссертация якланган һәм ел азагына хәтле тагын якланырга тиеш, киләсе елга да планлаштырган яклаулар бар.

- Күренеп торырлык эшләребез бар. Без һәрвакыт оптимист булырга тиеш! Алга таба яклаулар булачак дип торабыз.  Татар теле кафедрасында биш аспирант, әдәбият кафедрасында алты аспирант бар, безнең кафедрада унике аспирант. Димәк, алар укып бетергәндә, үзенең диссертацияләрен яклый. Шуннан соң кемнәр кандидатлык дәрәҗәсен алу үзләреннән тора. Кеше тели икән, эшен дәвам итеп диссоветка килә, теләми икән, шушы дипломы белән эшли, - диде Әлфия Йосыпова.

Әлфия Йосыпова әйтүенчә, югары мәктәптә дәүләт телләрен саклау программасы нигезендә аспирантларны әзерләү буенча аерым статья бар. "Дәүләт хисабына татар теле һәм әдәбияты буенча дүрт аспирант укый", - диде ул. Ә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында ел саен алты аспирант алырлык мөмкинлек бар.

Әлфия Йосыпова диссертация яклавын ярты елга сузыла торган эш булуын әйтте.

- Бер диссертация яклар өчен, кимендә ярты ел узачак. Эш читтән килсә, профиль кафедрага бирәбез. Эш университет сайтында унбиш көн эленеп тора. Экспертлар ун көн дәвамында укый. Тагын совет җыеп кабул итәбез. Кандидатлык диссертациясе ике ай, докторлык диссертациясе – өч ай сайтта эленеп тора. Килгән бәяләмәләр беркетелеп бара. Шушы тема белән кызыксынганнар хезмәт белән таныша ала, үзенең фикерен белдерә ала. Шуннан соң яклау билгеләнә, - диде югары мәктәп җитәкчесе.

Ким Миңнуллин - соңгы могикан: татар телендә докторлык диссертациясен яклаган соңгы галим

Законнарга үзгәрешләр кертүгә бәйле рәвештә, диссертацияләр татар телендә якланмый башлады."2001 елдан соң нигезләмәгә үзгәреш керде, аннан соң докторлар русча яклана башлады, ә 2011 елда бу үзгәрешләр кандидатлык диссертацияләренә дә кереп китте", - диде Ким Миңнуллин

Ким Миңнуллин докторлык диссертациясен 2001 елда татар телендә яклаган. Үзенең әйтүенчә, ул докторлык диссертациясен татар телендә яклаган соңгы галим. Хәзер барлык диссертацияләр дә русча яклана һәм элекке системага кайту булмаячак дигән фикердә ул. Чөнки Татарстан диссертацияләрне туган телдә яклаган бердәнбер төбәк булган, шул сәбәпле, бу проблемаларны башка милли республикалар да күтәреп чыкмаячак. Әмма яклауларны татар телендә уздыруны кире кайтару буенча эш бара, ди ул.

- Республика Президенты исеменнән берничә хат җибәрелде. Бу мәсьәләнең беркайчан игътибар үзәгеннән төшкәне юк. Яклаулар элек күп булган, хәзер азайган икән, саннарны күтәрү үзмаксат түгел, монда сүз татар телендә яклауның юкка чыгуы турында бара, - ди Ким Миңнуллин. 

Ул урта гасыр әдәбияты, гарәп язулы материалларны өйрәнгәндә дә рус телендә яклау кирәклеген, моның бик катлаулы булуын ассызыклады.


Аспирантка – өч мең, кандидатка – 40, докторга – 60 мең түлиләр

Әлфия Йосыпова аспирантларның хезмәт хакы турында сөйләде. Аспирантурада укучы 3 мең сум стипендия ала. Аның башка стипендия алу мөмкинлеге дә бар.

- Оксфорд стипендиясе – алты мең. Аспирантлар өчен күп төрле башка грантлар каралган. Кафедрада эшләгән доктор 60 мең сум ала, фән кандидатлары – 40 мең, - диде Ә. Йосыпова.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин аспирантларны эшкә урнаштыруның мөмкин булуын әйтте. 

- Ярты ставкагамы, тулымы, аспирант укый торган бүлек тирәсенә эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар. Шулай эшләп калган аспирантлар бар, - диде ул.

Докторларны әзерләү проблемасы

- Безнең өчен бүген проблема – ул докторлык диссертацияләре. Югары дәрәҗәдәге фән кешеләрен әзерләү өчен фән кешесе булырга тиеш. Элек тугыз кандидатлык диссертациясенә бер докторлык була иде, алга таба ничек якланыр – билгесез. Буыннар алмашынуындагы төп сорауларның берсе – яңа кафедраларны булдырганда докторлар булачакмы? Академия хисабына ВАК мәкаләләрен чыгару, хезмәтне китап буларак бастыру – барысы да хәл ителә, ләкин докторлык диссертациясен яклауга бару кыен. Фәнни консультант табу мәсьәләсе бик кыен, - диде ул.

P.S. Казан (Идел буе) федераль университеты Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина әйтүенчә, диссертацияләр кимү 80- 90 елларда күзәтелгән. Шул сәбәпле, 60 яшьлек тулы бер буын вәкилләре арасында фәнне өйрәнгән галимнәр юк. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты фәнен өйрәнүче галимнәргә кытлык юк, чөнки 90нчы еллардан соң татар теле һәм әдәбиятына игътибар арту галимнәрнең дә артуына китергән. 

Фәнгә килүче галимнәрнең кимү проблемасы берничә дистә елдан - хәзерге буын галимнәр пенсиягә китә башлагач калкып чыгачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100