Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диспансеризация үткән һәм ГТО нормалары тапшырган очракта, налогны кире кайтарачаклар

news_top_970_100

Президент Владимир Путин диспансеризация узу һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен ел саен салым кайтаруны (налоговый вычет) йөкләде, дип хәбәр иттеләр Кремль сайтында.


«Даими рәвештә диспансеризация узучы һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын уңышлы үтәүче салым түләүчегә стандарт салым чигерүен алу хокукын бирүгә юнәлдерелгән чаралар күрергә», – диелә документта.

Путин шулай ук иргә (хатынга) һәм әти-әниләргә күрсәтелгән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен НДФЛ буенча социаль салымны кайтару турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты.


Президент бу бурычны Хөкүмәткә һәм Халык фронтына куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100