news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Диспансеризация яман шешне билгеләре булмаганда да ачыкларга булыша»

news_top
«Диспансеризация яман шешне билгеләре булмаганда да ачыкларга булыша»
Илдә профилактика медицинасы көчәя бара
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Диспансеризация Татарстан халкының сәламәтлеген һәм тормышын саклауда нәтиҗәлелеген ышанычлы раслап килә. Превентив медицинада узган елгы нәтиҗәләр һәм 2026 елга планнар турында Сәламәтлек саклау министрлыгының Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингында сөйләделәр.

Табиблар Татарстанда яшәүче миллион ярым кешене тикшергән

«Соңгы биш ел дәвамында илдә профилактика медицинасын көчәйтүгә төгәл юнәлеш билгеләнде. 2022 елдан башлап, ел дәвамында тикшеренү узарга тиешле кешеләр саны арта. Безнең алда 2030 елга өлкән яшьтәге кешеләр төркеменең 70 процентын профилактика чаралары белән иңләү бурычы тора», – дип сөйләде республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Узган елда Татарстанда 1 463 809 кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр узган. Профилактик карауларда авыруларның 126 мең яңа очрагы ачыкланган: аларның 45 меңе йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, 1 859 очрак – яман шешләр, ә 2 меңгә якыны шикәр диабеты очраклары.

Узган елда Татарстанда 1 463 809 кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр узган

Фото: © prav.tatarstan.ru

«2025 елда Татарстанда оешмаларда эшләүче 193 мең хезмәткәр сәнәгать диспансеризациясе узган. Бу чараларны уздыруда меңнән артык юридик зат катнашкан. Хезмәт коллективлары җитәкчеләренә эшчеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәм», – дип сөйләде Альмир Абашев.

Моннан тыш, былтыр 27 мобиль диспансеризация пункты Татарстан авылларында яшәүче 300 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән. 42 803 кеше медицина оешмаларына салынган.

Яңалыклар арасында – 40 яше тулмаган кешеләрдә атеросклероз профилактикасы өчен канның липид профилен тикшерү

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Диспансеризациядә яңа анализлар барлыкка киләчәк

Министр узган ел йомгакларыннан 2026 ел планнарына күчте.

«Диспансеризация кысаларында 1 483 868 тикшеренү, тирәнтен диспансеризация кысаларында 5 040 тикшеренү һәм өлкән яшьтәге халыкта 195 192 профилактик карау уздырырга планлаштырабыз. Быел Татарстанда репродуктив сәламәтлек диспансеризациясен 557 718 кеше узачак – чара «Гаилә» илкүләм проектында каралган», – дип сөйләде министр.

Альмир Абашев: «Ватан сакчыларына аерым игътибар биреләчәк. Махсус операциядә катнашучылар өчен диспансеризация алар Татарстан кайткач бер ай дәвамында үткәрелә»

Фото: © prav.tatarstan.ru

Республиканың превентив медицинасындагы яңалыкларның берсе – 40 яше тулмаган кешеләрдә атеросклероз профилактикасы өчен канның липид профилен тикшерү. Татарстанда яшәүче 18-39 яшьлек кешеләр бу тикшеренүне алты елга бер мәртәбә уза ала. Липопротеин дәрәҗәсен тикшерү өчен яңа анализ кертелгән – бу канда холестерин күләме нормада булган очракта да инфаркт куркынычын исәпләргә мөмкинлек бирә.

21-49 яшьлек хатын-кызлар өчен кеше папилломасы вирусын ачыклау өчен тест кертелгән. Әлеге вирус аналык муентыгы ямен шеше үсеше мөмкинлегенә тәэсир итә. Тестны биш елга бер тапкыр узарга була.

«Ватан сакчыларына аерым игътибар биреләчәк. Махсус операциядә катнашучылар өчен диспансеризация алар Татарстанга кайткач, бер ай дәвамында үткәрелә. Диспансеризациянең беренче этабын узганнан соң, шәһәр халкы өчен өч көн эчендә, ә авыл кешеләре өчен ун көн эчендә өстәмә тикшеренүләр һәм консультацияләр оештырылачак», – диде Альмир Абашев.

2019 елда кан әйләнеше системасы авырулары 100 мең кешегә 4815,5 очрак туры килгән, бүген – 4030,1 очрак

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Кан әйләнеше системасы авырулары кими

Алты ел эчендә Татарстанда кан әйләнеше системасы авырулары 16,3 процентка кимегән, дип хәбәр итте республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким.

2019 елда авыручылар саны 100 мең кешегә 4815,5 очрак булган. Шул вакыттан бирле бу күрсәткеч кимегән, хәер, 2022 елда бераз арткан. Бүген авырулар саны 4030,1 очрак.

«Авыру динамикасы кими. Без йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары куркынычы факторларын ачыкларга булыша торган профилактика чараларын активрак уздырабыз», – диде Зөлфия Ким.

Зөлфия Ким: «Без йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары куркынычы факторларын ачыкларга булыша торган профилактика чараларын активрак уздырабыз»

Фото: © prav.tatarstan.ru

Аерым алганда, кан әйләнеше системасының иң киң таралган патологиясе – ишемик йөрәк авыруы куркынычының төп факторын нәкъ менә диспансеризациядә ачыклыйлар. Бу югары кан басымы, холестерин күләме югары булу һәм тәмәке тарту. Бу факторлар катнашмасы пациентның үлеп китү куркынычын 75 процентка арттыра.

«Йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар сизмәсәгез дә, без диспансеризациягә 18 яшьтән чакырабыз. Барлык пациентларның да антропометрик мәгълүматларын, канда холестерин, шикәр күләмен, кан басымын бәялибез. Кардиограмма яздырабыз һәм йөрәк-кан тамырларының абсолют һәм чагыштырмача куркынычын бәялибез. Пациентка доктор консультация бирә, күрсәтмәләр булса, диспансеризациянең икенче этабына җибәрә», – дип аңлатты Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы.

2030 елга өлкән яшьтәге халыкның 70 процентын профилактика чаралары белән иңләү бурычы тора

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

2025 елда Татарстанда 900 кешедә рак ачыкланган

«2020 елдан Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны арту 31,1 процент булды һәм беренче мәртәбә 100 мең кешегә 500 авыру очрагы чиген артып китте. 2025 елда ачыкланган очракларның абсолют саны 20 371 булды, бу 2020 елгы күрсәткечтән 5 843 очракка күбрәк. Соңгы елда үсеш 899 очрак булды», – дип сөйләде республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов.

Татарстан халкында ешрак колоректаль рак, тире меланомасы, сөт бизләре, үпкә һәм простата бизе яман шешләре ачыклана. Шул ук вакытта диспансеризация аларны әле бернинди билгеләре булмаган стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Онкология» юнәлеше буенча анда аналык муентыгы, сөт бизләре, юан эчәк, простата, үңәч, ашказаны һәм уникеилле эчәк шешләрен ачыклау өчен технологияләр каралган.

Эдуард Ногманов: «2020 елдан Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны арту 31,1 процент булды һәм беренче мәртәбә 100 мең кешегә 500 авыру очрагы чиген артып китте»

Фото: © prav.tatarstan.ru

Эдуард Ногманов сүзләренчә, скрининг технологиясе төп шартларны үтәгәндә нәтиҗәле эшли:

  • Кимендә 70 процент скрининг белән колачлау;
  • Даимилек – кимендә ике елга бер мәртәбә.

«Медицина оешмаларының бу юнәлеш буенча активрак эше тикшеренгән кешеләр санын арттырырга мөмкинлек бирде, бу исә беренче мәртәбә ачыкланган очракларның күп булуында чагылды. Шулай да планлы бирем күләме һәм халыкның анда катнашуында сизелерлек аерма бар әле. Бу халыкның шактый өлеше диспансеризация узмаган, бу мөмкинлекне файдаланмаган дигән сүз», – диде Эдуард Ногманов.

Диспансеризация нәтиҗәсе бер мөһим күрсәткеч үрнәгендә – бер еллык үлем-китем санында анык күренә. Әлеге күрсәткеч кими.

«Һәммәбезгә дә ОМС полисы теркәлгән урын буенча поликлиникада диспансеризация узасы һәм сәламәтлекне саклау шансларын арттырасы гына калды. Сүз уңаеннан, Республика онкология диспансеры коллективы ел башында диспансеризация узды инде», – диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы.

Татарстан сәламәтлек саклау министры профилактика чаралары уздыруда төп өч юнәлешне атады:

  • Үтемле ярдәм белән тәэмин итү;
  • Технологияләр үсеше;
  • Халык белән коммуникация.

«Безнең бурыч – яңа ачыкланган авыруларны 100 процентка диспансер күзәтүе белән иңләү. Ә пациентларда табиблар куйган диагнозларга игътибар итәргә һәм вакытында исәпкә басарга кирәк», – диде Альмир Абашев.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар