Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диспансеризация вакытында табиблар нинди тикшерүләр ясарга тиеш?

news_top_970_100
Диспансеризация вакытында табиблар нинди тикшерүләр ясарга тиеш?
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанда 18-39 яшьлек кешеләр 3 елга бер тапкыр диспансеризация уза ала. 40 яшьтән узганнарга ел саен диспансеризация узарга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тикшерүгә түбәндәгеләр керергә тиеш:

  • сәламәтлек һәм яшәү рәвеше турында анкета тутыру,
  • гәүдә массасы индексын билгеләү, бил юанлыгын үлчәү,
  • артериаль кан басымын үлчәү,
  • гомуми холестерин микъдарына һәм глюкозага кан анализы,
  • 18-39 яшьлек кешеләргә йөрәк-кан тамырлары куркынычы дәрәҗәсен билгеләү,
  • 40-64 яшьлек кешеләргә йөрәк-кан тамырлары куркынычын (абсолют) билгеләү,
  • үпкәләргә флюорография яки рентгенография,
  • беренче тапкыр профилактика тикшерүе узганда бар кешегә дә ЭКГ (аннары 35 яшьтән соң елга 1 тапкыр)
  • беренчел диспансеризация вакытында бөтен кешенең дә күз эчендәге басымын үлчәү, 40 яшьтән соң ел саен бер тапкыр күз басымын үлчәү,
  • 18-39 яшьлек хатын-кызларга акушер яки акушер-гинеколог тикшерүе,
  • ФАП фельдшеры яки медицина профилактикасы табибы консультациясе, аңа медицина тикшерүе нәтиҗәләре турында киңәшләшү керә.

Шушы ук этапта, яшь һәм җенескә карамастан, билгеле бер онкоскрининг – яман шешкә тикшерү, мәсәлән яшерен канга тизәк анализы билгеләнә.

Проблемалар ачыкланса, диспансеризациянең икенче этабы билгеләнә. Кешене профиль буенча табибка җибәрәләр, яки өстәмә тикшерү билгелиләр.

Белгечләр диспансеризацияне даими рәвештә узарга һәм сәламәтлекне тикшереп торырга киңәш итә. Аны ОМС буенча, теркәлгән поликлиникада түләүсез узып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100