Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Disney әкияте, җәяүле сәяхәт һәм балыкбургер: Балык Бистәсе нәрсә белән гаҗәпләндерә?

Балык Бистәсе районы балык җитештерү белән генә түгел, ә боланнарның, маралларның күп булуы һәм тарихи урыннары белән дә данлыклы.

news_top_970_100
Disney әкияте, җәяүле сәяхәт һәм балыкбургер: Балык Бистәсе нәрсә белән гаҗәпләндерә?

«1000 и 1 удовольствие» программасы буенча ял көне туры кысаларында әлеге район турында тагын да күбрәк белергә була. Мультфильмга эләгү һәм чуртан балыгыннан чебуреклар ясау турында «Татар-информ» язмасында.

Балык Бистәсендә «1000 и 1 удовольствие» программасы ике көнгә исәпләнгән, тур бер кеше өчен 2200 сум тора. Бу программа турында Балык Бистәсе районы башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Фирдисә Бакирова тулырак сөйләде.

Беренче көнне кунаклар килә, кунакханәгә урнаша, балыкчылар кафесында төшке аш ашый. Аннары Шумбут авылында урнашкан «Кыргый ферма”га баралар.

Шумбут авылындагы Бэмби көтүе

Disnеуның «Бемби» мультфильмына эләгү өчен, Балык Бистәсенә ял көне туры алу да җитә. «Кыргый ферма»да ала боланнар һәм мараллар яши. Ферма территориясе Шумбут дәүләт тыюлыгында урнашкан.

Шумбут авылы башлыгы Николай Сергеев сөйләгәнчә, авыл турында беренче тапкыр 1736 елда телгә алына. Ул вакытта бу җирлектә шәраб ясау заводы ачыла, соңрак чиркәү барлыкка килә, ул бүген дә эшли.

«Беренче боланнарны 2014 елда Алтайдан алып кайттылар, якынча 42 баш иде. Казан инвесторлары „Кыргый ферма“ крестьян-фермер хуҗалыгына нигез салды», — дип сөйләде ул.

Николай Егорович авыл белән 21 ел җитәкчелек итә. Ул авыл территориясенә әлеге проект кергән вакытта, аның уңышка ирешәчәгенә шикләр булуын, әмма хәзер боларның барысы да чынбарлыкка әйләнүен дә әйтте.

«Мараллар һәм ала боланнар ныгып китте һәм үрчиләр», — диде авыл башлыгы.

Шумбутта вак ташлы юл төзелеше төгәлләнеп килә, ул авыл үзәгеннән фермага кадәр үк сузыла. Авыл башлыгы сүзләренчә, юл салганнан соң, боланнар һәм маралларны күрсәтү өчен мәктәп укучылары төркемен дә алып барып булачак. Моңа кадәр туристларга якынча 3 чакрым җәяү барырга туры килгән, шәхси транспортта урманнан бару мөмкин булмаган.

Хәзер җәнлекләрнең төгәл санын исәпләп булмый, алар якынча 220 баш. Мараллар һәм боланнардан тыш, фермада кабаннар һәм йорт куяннары да яши. Әмма әлеге җәнлекләр бермә-бер әзрәк.

«Туристлар быел гына күбәеп китте. Моңа кадәр кызыксынган кешеләр генә килеп карый иде. Бернинди реклама булмады. Тирә-яктагылар, дуслар, таныш-белешләр генә белә иде», — ди сөйләде Николай Сергеев.

Ә хәзер монда туристларны бик шатланып кабул итәләр.

Ферма янәшәсендә ясалма буа казыганнар һәм балыклар җибәргәннәр. Нигездә, гибрид төрләр анда. Хуҗалар ял өчен зур булмаган йортлар һәм туристлар өчен туклану урыннары булдырырга планлаштыра.

Альбина Баһаветдинова һәм Альбина Зәйнуллина монда боланнар белән фотога төшү өчен килгән. Кызлар фотога төшү өчен махсус күлмәкләр алган. Алар Балык Бистәсенә Казаннан килгәннәр. Кызларга җәнлекләр янына бару өчен озын юл узарга туры килгән, әмма алар моның юкка түгеллеген аңлый.

 «Бу бит Бэмби. Безнең балачактагы Бэмби», — дип көлә Альбина Зәйнуллина.

Тагын бер гаилә балаларына җәнлекләрне күрсәтү өчен «Кыргый ферма»га килгән. Әниләре Валентина әйтүенчә, алар моннан ерак тормый, әмма фермага беренче генә килүләре икән.

«Балаларга бик кызык», — дип сөйләшүне җөпләде гаилә башлыгы.

Чыннан да, иң кечкенә туристлар да, яшүсмерләр дә ала боланнарны һәм маралларны зур кызыксыну белән күзәтә. Аларга үлән, алма ашата, фотога төшә.

Соңыннан туристлар Балык Бистәсенә кайта. Кич буш вакытларында районның истәлекле урыннарында — яңартылган яр буенча йөриләр, кырпы балыгына куелган һәйкәл янында фотога төшәләр.

«Яр буе Парклар һәм скверлар программасы буенча яңартылды, ә соңрак, 2021 елда пляж да шундый ук республика программасы буенча төзекләндереләчәк. Кама диңгезеннән ким булмас, дип өметләнәбез. Бәлки, яхшырак та булыр әле», — диде туризм буенча белгеч Фирдисә Бакирова.

Өстәмә түләп, кич Чулманда яисә күлләрдә көймәдә балык тотарга була, моның өчен бөтен кирәк-яракны да бирәләр. Шулай ук Чулмандагы утрауларга көймәдә йөзеп барырга яки күлләрдә ишкәкле көймәдә йөзәргә була.

Фирдисә Бакирова сөйләгәнчә, Балык Бистәсе элек-электән үк балык җитештерүе белән танылган. Бу җирләрдән китерелгән кырпы балыгын патша табынына куя торган булганнар. Әмма бу - җирле халыкның бердәнбер тарихи шөгыле түгел. Балык Бистәсе турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына.

«Балыкчылык белән шөгыльләнүдән тыш, бездә традицион рәвештә ике һөнәр булган: җияктән челтәр үрү һәм зәркән һөнәре. Якынча 200 хуҗалык зәркәнчелек белән шөгыльләнгән, алыпсатарларның өйләре хәзергә кадәр сакланган», — дип сөйләде туризм буенча белгеч.

Балык Бистәсендә үрелгән челтәрне хәтта Парижга күргәзмәләргә дә алып барганнар, челтәр бәйләү осталары призлы урыннар алган.

«1000 и 1 удовольствие» туры буенча кунакларны кабул итә торган «Аяз» кунакханәсе дә тарихи бинада урнашкан. Аңа 111 ел икән инде. Аны 1909 елда зәркәнчелек һөнәренә өйрәтә торган училище буларак төзегәннәр.

«Милек хуҗасы бинаның тарихи йөзен булдыра алганча саклаган», — диде Фирдисә Бакирова.

Бинадагы номерларга евроремонт ясалган, һәрберсендә аерым санузел бар. Түләүле мангал зонасында кичке аш әзерләргә була, шулай ук балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. Ә бинаның тарихи өлешен цоколь катындагы ял бүлмәсендә күрергә була, әмма аренда тур бәясенә керми.

Туризм буенча белгеч сүзләренчә, зәркәнчелекне саклап калып булмаган, ә җияктән челтәр үрүне хәзер яңарталар икән.

Кунакханә идарәчесе Сергей сөйләгәнчә, кунакханәдәге иң кечкенә номерлар - ике, ә иң зурлары дүрт кешегә исәпләнгән. Әмма VIP-апартаментларда урыннар санын алтыга кадәр арттыру мөмкинлеге бар.

Digital Detox, яки 5 мең адымга исәпләнгән маҗара

Икенче көнне туристларны экосукмак буйлап җәяүле сәяхәт көтә. Бу Digital Detox — гаджетлардан ял итү дип атала. Әгәр сәяхәтчеләр җәяү барырга телми икән, прокатка велосипед алырга була.

«Бу территория култыктан башланып, кыяга хәтле менә. Анда урман, шулай ук каскад күлләр һәм кондызлар бар», — дип сөйләде Фирдисә.

Маршрут сукмагында үләннәр чабылган, әмма бу кыргый территория, гидсыз йөрү тыелган. Кайбер туристларга мондагы җирле «халыкны» — кыргый кондызларны да күрү бәхете елмая, алар үзләре өчен шушы каскад күлләрен ясаган да инде. Шулай ук күлгә челәннәр гаиләсе дә төшә.  

Экосукмак уза торган бу ерымлы җир элек Балык Бистәсенең үзәге булган. Монда иске ихаталар да сакланган.

«Экосукмак 5 меңнән артык адымга исәпләнгән. Кунаклар сәламәтлек маршруты уза дип әйтергә була. Алар кеше бер көнгә узарга тиешле 6-10 мең адымны үтә», — диде туризм буенча белгеч.

Биредә төрле биремнәр һәм хәзинә белән квест маршрут булдырырга, сәяхәтчеләр бу сукмактан үзләре генә уза алсын өчен күрсәткеч билгеләр куярга да планлаштыралар.

Урманнан чыккач, кунаклар үзәк Ленин урамына бара, анда аларны Балык Бистәсенең хәзерге үзәк өлеше буенча экскурсия көтә.

Тәмле ризыклар: рыббургер, балыктан чебурек һәм чуртаннан пилмән

Турга бер иртәнге һәм ике төшке аш кергән. Олеся Караганова балыкчылар гаиләсендә яши, аның әтисе балык базасы хуҗасы, 50 ел дәвамында балык тота. Гаиләнең «Бриз» кафесы бар, туристларны төшке аш белән нәкъ алар сыйлый икән.

«Тур буенча стандарт ашауга икенче аш, салат, камыр ризыгы һәм компот керә. Без һәр көн төрле ризык әзерлибез, шимбә белән якшәмбе дә бер үк төрле ризык булмый бездә», — дип ышандырды Олеся.

Олеся Караганова сүзләренчә, кафеда җирле балыклардан әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителә. Биредә Чулман елгасыннан тотылган мәрсин, алабуга, еланбалык, судак һәм җәен балыкларының карачкылары да бар.

«Бриз”да Балык Бистәсе тарихына багышланган кечкенә экспозиция дә ясалган, мәсәлән, җәен балыклары тоту өчен кулланылган борынгы ыргаклар бар. Карагановлар аны үз бакчаларында җир казыган вакытта тапкан.

«Без ата-бабаларыбыз гомер иткән җирдә яшибез. Без тумышыбыз белән Балык Бистәсеннән һәм үз җиребез безгә шундый бүләкләр бирә», — диде Олеся.

Шулай ук балыклар һәм балыкчылар сурәтләнгән күп картиналар һәм төрле техникада башкарылган кул эшләре, челтәрле эшләнмәләр урын алган монда.

Турның өстәмә хезмәтләренә балык формасындагы такталарда рәсем төшерү, кул астындагы әйберләрдән мультфильм ясау буенча мастер-класслар керә. Шулай ук җияктән челтәр үрергә, каюлы күн техникасына, макраме, калфак һәм түбәтәйләр тегәргә, ташка рәсем төшерергә өйрәнергә була. 

Олеся Караганова туристларның төшке ашта ниләр белән туклануын да күрсәтте. Ул әйткәнчә, иң популяр ризыкларның берсе — рыббургерлар.

«Монда чуртан итеннән котлет. Без аны үзебез тотабыз һәм шуннан ясыйбыз. Бу балык Чулманнан тотыла, күптән түгел генә суда йөзеп йөргән балык безнең рыббургерларга «килеп эләгә», — дип сөйләде Олеся.

Тагын бер үзенчәлекле ризык — балыктан чебурек, бу чуртан ите фаршыннан пешерелгән чебурек. Рецептын Олесяның кайнанасы уйлап тапкан. Аларны да еш кына төшке ашка бирәләр икән. Шулай ук балыктан пилмән дә ясыйлар, туристлар аларны да ярата, дип сөйләде Олеся. 

«Фольгада пешерелгән чуртан балыгы да пешерәбез. Аны үзең белән юлга да алырга була, шул ягы белән уңайлы. Ул чуртан, дөге һәм сырдан әзерләнә. Болар барысы да махсус формада томалап пешерелә», — диде Олеся.

Туристлар Балык Бистәсеннән кайтып киткәндә юлга үзләре белән шундый ризыклар ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100