Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дискотекадан кайтып барганда югалган унөч яшьлек кызны буып үтергәннәр

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат башта сөйләгәнчә, ул баланы машинасы белән таптаган һәм суга илтеп ыргыткан. Тикшерү версиясе буенча, бу — ялган.

news_top_970_100
Дискотекадан кайтып барганда югалган унөч яшьлек кызны буып үтергәннәр
https://pixabay.com/

Тамбов өлкәсендәге Боково авылында 7 мартта кичке якта югалган 13 яшьлек Лизаны үтергәннәр. Тамбов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе экспертлары шундый нәтиҗә ясаган. Баланың мәетендә күгәргән, имгәннәр урыннар күп булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кыз кичке якта дискотекадан кайтып килгәндә югала. Аны ике тәүлек чамасы эзлиләр. Аннары 35 яшьлек Александрны тоткарлыйлар. Ир-ат баланы машина белән ялгыш бәрдерүен, аннары үлгән дип уйлавын, Лизаны елга буена алып барып суга ыргытуын сөйли. Машина да Александрның үзенеке түгел, ул аны иптәшләреннән алып торган.

Дискотекадан кайтып бара торган кызны машина белән таптап, суга ыргытканнар, дип язган идек.

Лизаның мәетен водолазлар эзли. Ләкин бераздан Александр ялганлавын әйтеп бирә. Ул баланың мәетен Котовск авылы янында урманда җиргә күмеп куйган. Лизаны шуннан табып алалар.

«Тамбов» телевидениесе хәбәр иткәнчә, баланы машина белән таптаганнар дигән хәбәр расланмаган. Экспертлар баланың мәетендә имгәнүләр, битендә күгәргән урыннар булуын ачыклаган. Аларның версиясе буенча, бала асфиксиядән, ягъни буылып үлгән. Җинаятьче баланы шнур белән буган булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.\


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100