Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дирижер Рөстәм Үтәй вафат

news_top_970_100
Дирижер Рөстәм Үтәй вафат

Күренекле музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат. Кайгылы хәбәрне Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Дирижерга 82 яшь иде.

Рөстәм Ибраһим улы Утәй – дирижер, скрипкачы, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Рөстәм әфәнде 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый, Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы музыка мәктәбендә укыта, музыкант буларак чыгышлар ясый, төрле оркестрлар белән эш итә.

1973 елда Казан дәүләт консерваториясенең скрипка бүлеген тәмамлый, ә 1977 елда шул ук уку йортында опера-симфоник дирижерлык буенча икенче белгечлек ала. Ике ел дәвамында Шкетан исемендәге Мари драма театры оркестрына дирижерлык итә. 1978 елдан 1983 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры дирижеры булып эшли. 1983 елдан Казан музыка училищесында укыта.

1990 елдан Татарстанның Дәүләт эстрада-симфоник оркестрының җитәкчесе булып эшли башлый. Беренче көннән үк коллектив күп кенә композиторлар өчен иҗади лабораториягә әйләнә. Оркестрның милли репертуарын Бату Мөлеков, Алмаз Монасыйпов, Рәшид Абдуллин, Луиза Батыр-Болгари, Луиза Хәйретдинова кебек милләтебезнең танылган музыка иҗатчылары төзи. Коллектив белән даими рәвештә Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибраһимова һәм башка танылган вокалчылар хезмәттәшлек итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100