Директорлар, пиджакларын салып, төзелеш чүпләре җыйган үзәк тарихы: «Могҗизалар булды»
«Чит илләргә принципиаль рәвештә бармыйм, чөнки аннан балаларның нинди булып кайтканнарын күрдем инде».
Клиповлар гаиләсендә дөньяга килгән нәни кызчык Саша мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чаллыда уникаль учреждение – «Александров бакчасы» үсеш академиясе барлыкка килүгә сәбәпче була. Бу хакта «Челнинские известия»дә Ольга Степанова яза.
Үзенә ярдәм итте…
«9 айлык чагында безнең Сашага ДЦП диагнозы куелды. Табиблар яхшыга өметләндермәде – баламның йөрмәячәген һәм сөйләшмәячәген әйттеләр. Мин эшемне ташладым, үземне кызыма багышладым, Россиянең югары класслы белгечләрен йөреп чыктык. Чит илләргә принципиаль рәвештә бармыйм, чөнки аннан балаларның нинди булып кайтканнарын күрдем инде – психикалары какшаган хәлдә һәм физик яктан минималь үзгәрешләр белән. Анда әти-әниләрдәге ышанычны да юкка чыгаралар. Бу – мәгънәсезгә зур акчалар сарыф итү», – дип күзәтүләре белән уртаклаша академия җитәкчесе Алсу Клипова.
Аның сүзләренә караганда, зур-зур акчалар хисабына кызының тулысынча савыгачагын вәгъдә иткән алдакчылар белән дә очрашырга туры килгән аларга. Ышанган, түләгән, нәтиҗәсе генә булмаган.
Табиблар куйган диагноз Клиповлар гаиләсе өчен хөкем карарына әверелми. Көндәлек шөгыльләнү, белгечләргә массажга йөрү, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның төрле үзәкләренә йончыткыч юллар үз нәтиҗәсен бирә: 2 яше тулып киткәч, Саша атлап йөри башлый, 5 яшендә кыз: «Әни, монда мунча юк»,– дип, беренче җөмләсен әйтә. «Сөйләшә башлау өчен 5 ел эчендә безгә логопед белән 2500 шәхси дәрес кирәк булды», – ди Алсу үзе бу уңайдан.
Бер киртәне җиңеп чыгуга, икенчесе барлыкка килә. Кызның әти-әнисе аны башта сәнгать мәктәбенә, аннары гади балалар шөгыльләнә торган театр студиясенә бирә. Ләкин ул бүтәннәр артыннан өлгерми – аңа һәр эш өчен күбрәк вакыт таләп ителә. Шуның аркасында үзбәясе төшә – кыз өенә кайта да елый, кайта да елый. Ни өчен башкаларның тизрәк эшли алуын аңлый алмый. Саша йоклап китүгә, әнисе үкси башлый – олы кеше балага аның хәле турында дөрес итеп аңлатып бирә алмаган. Һәм аның кебекләр күп булып чыга.
... башкаларга булыша
«Ирем, минем үз-үземне газаплавымны күреп: «Мөмкинлекләре чикле балалар өчен үзең үзәк төзе, әйдә», – дип тәкъдим итте. Ул вакытта минем тәҗрибәм зур иде инде: Саша белән 9 ел шөгыльләндем. Шундый ук ситуациядәге ата-аналарны җыйдым. Без «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Александров бакчасы» үсеш академиясе ачу» проекты белән социаль ярминкәдә катнаштык. Аны хупладылар – башта 50нче комплекстагы яшүсмерләр клубында бина бирделәр, 1 елдан саныбыз артты да, 27нче комплекста урын бүлеп бирделәр», – ди җитәкче.
80 квадрат метрлы бинадан 360 метрлыга күченәләр, элеккесендә 3 кабинет булса, монда 16 бүлмә. Чаллы мэры Наил Мәһдиев булышлык күрсәтә. Зур бина зур ремонт таләп итә. Сүз уңаеннан, аны академиягә түләүсез арендага бирәләр. Бары тик коммуналь хезмәтләр өчен генә түлисе, әмма алары да ай саен 100 мең сумнан артыкка баса — хәйриячеләр ярдәм итә. Үзәкнең изге күңелле дуслары күп.
Алар ярдәме белән 9 ай эчендә «Александров бакчасы» төзекләндерә. Капиталь ремонт ясауда бар халык булыша. Хәтта чит илләрдә яшәүче таныш-белешләр дә ярдәм җибәрә. Җирле эшмәкәрләр бик ярдәм итә.
«Акча алмадык. Берәүләр батарея китерде, икенчеләре – электр чыбыгы, розеткалар, өченчеләре – штукатурка, дүртенчеләре – обой, башкалар – буяу, өстәлләр... Үзәккә ремонт ясаганда бик күп могҗизалар булды, шуларның берсе бинаның эчке бизәлеше өчен буяу сатып алу белән бәйле. Минем хисапта 12 мең сум акча бар, тагын каян 80 мең сум табарга белми баш ватам. Буяу өчен нәкъ шул сумма кирәк. Шулвакыт ишек кыңгыравына басалар, ачсам – күршебез: «Алсу, син бит балалар өчен үзәккә ремонт ясыйсың, менә сиңа 80 мең сум», – ди» – бу хакта хәзер дә гаҗәпләнүен яшерми сөйли Алсу.
Шундый хәл дә булган: внедорожникларда 4 предприятие директоры килеп, пиджакларын сала, махсус эшче киеме киеп, төзелеш чүп-чарларын җыюда катнашкан.
Инвалидлыгы булган балаларны социализацияләү
«Без инвалид балалары булган күп кенә гаиләләргә белгечләр эзләү проблемасын хәл итүдә булыштык: аларга хәзер башка шәһәрләргә барырга, моның өчен акча, транспорт табарга, яшәү урыны эзләргә кирәкми. Хәзер белгечләр бездә консультация бирә һәм безнең учреждениегә башка шәһәрләрдән киләләр. Әйтик, Мәскәүнең танылган медицина фәннәре профессоры, табиб-нейрохирург Дмитрий Зиненко Россиянең төрле шәһәрләреннән 200дән артык балага түләүсез нигездә ярдәм итте. Казаннан килгән психологлар, шулай ук Чаллыдан инструктор, массаж ясаучы, логопедлар бар», – дип уртаклаша Клипова.
Хәзер «Александров бакчасы»на килүчеләр саны елына 6 меңгә кадәр арткан, үзәккә даими рәвештә 150 бала йөри. Академия алдында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социализацияләү бурычы тора, мондагы бәяләүләрсез мохит та, шул исәптән, бу эштә ярдәм итә. Бу балаларга күнекмәләрне үзләштерү өчен сәламәт балаларга караганда күбрәк вакыт кирәклеген монда яхшы аңлыйлар.
«Күпләр безгә шулкадәр оялчан һәм үз-үзенә бикләнгән хәлдә килә ки, хәтта сөйләшкәндә пышылдап кына сөйлиләр. Без үзәктә бурыч итеп куйган социализация бу киртәләрне җимерергә ярдәм итә. Балаларыбыз тыныч күңел белән, оялмый-тартынмый, урамга чыга, туңдырма сатып ала, тирә-юньдәгеләр белән аралаша, дуслар таба ала. Без аларны мәктәпкә әзерлибез, әмма хәрефләр, саннар өйрәтмибез, ә дәрес дәвамында тыныч кына утырып дәрес тыңласыннар өчен, укытучы белән аралашырга өйрәтәбез», – ди Алсу.
Иҗат остаханәсендә кулдан төрле әйберләр эшләргә өйрәтүче шөгыльләр уза. Балалар рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнәләр, матур картиналар ясыйлар. Бирегә йөрүче Сережаның инде 230 рәсеме җыелган, ул 5 ел рәсем ясый. Ангелина исемле кыз Паралимпия спорты бочча белән шөгыльләнеп үзен ача алган, ул – Россия чемпионы. Ә Александра Мәскәүдә мода күрсәтүдә катнашкан.
Үзәктә хәрәкәт активлыгы, адаптив физкультура дәресләр уза. Музыка дәресләрендә чын могҗиза туа: пышылдап сөйләүче балалар анда ачылып китә: кычкырып сөйли һәм, әлбәттә, җырлый башлыйлар. Әниләргә исә бала каршында үзен гаепле хис итү, оят хисе, кирәксезлеген тою кебек психологик проблемаларны җиңәргә булышалар. Әти-әниләр өчен 38 мастер-класс үткәрелгән инде.
«Хәзер минем Саша 87нче коррекция мәктәбендә укый. Мин җыелышларга горурлык белән барам, миңа «игелекле бала тәрбияләгәнсең» дип әйтәләр. Кызым яхшы укый, башкаларга ярдәм итә. Аңа хәзер 14 яшь, ул безнең үзәктә эшләргә планлаштыра. Инвалид балаларга ярдәм итәргә тели», – дип йомгаклый сүзен җитәкче.