news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Диплом алырга баралар иде». Чаллыда чыгарылыш укучылары коточкыч авариягә очраган

news_top
«Диплом алырга баралар иде». Чаллыда чыгарылыш укучылары коточкыч авариягә очраган
видеодан скриншот

Чаллыда чыгарылыш укучылары утырган автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән. Дүрт укучы имгәнгән, аларның өчесе авыр хәлдә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Чаллы көллияте студентлары бүген иртән диплом алырга ашыга. Ләкин аларның каршысына «Камаз» килеп чыга. Җиңел автомобиль йөк машинасы астына барып керә.

Якынча белешмә буенча, йөк машинасын йөртүче юл кагыйдәләрен бозган, ул кырыйдагы сул полосадан түгел, ә уң як полосадан борылыш ясаган.

Чыгарылыш студентларының сөякләре сынган, төрле травмалар алганнар. Өчесе авыр хәлдә, берсенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар