Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таныш булмаган кешеләргә акча күчерүнең куркынычы нәрсәдә?

news_top_970_100
Таныш булмаган кешеләргә акча күчерүнең куркынычы нәрсәдә?
Фото: © ТР Диния нәзарәте

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мөселманнарны таныш булмаган затларга акча күчерүдән сакланырга чакыра. Шикле җыемнарда катнашу тыелган оешмаларны финанслау һәм җинаять эшләре кузгату куркынычы белән бәйле. Шикле акцияләрне оештыручылар кешеләрнең ихлас хисләреннән оста файдалана. Шул рәвешле, тикшерелмәгән акцияләрдә катнашу изге ниятле кешегә проблемалар китереп чыгарырга да мөмкин, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Сак булыгыз һәм РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән оешма һәм фондларның гына хәйрия акцияләрендә катнашыгыз. Интернет киңлегендә җыемнар турындагы мәгълүматны җентекләп тикшерегез һәм фондларның рәсми сайтларында бастырылганына гына ышаныгыз. Мисал өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга Татарстанның бөтен территориясендә һәм аннан читтә акча җыю буенча акцияләр оештыра.

Мошенниклардан сакланыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100