Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм кул көрәше турнирында хаҗга юллама уйнаталар
31 октябрьдә Чаллыда М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» Олимпия резервы спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм кул көрәше буенча XVII Бөтенроссия турниры узачак. Турнирның төп бүләге — 2027 елда хаҗ кылу өчен юллама. Ул ун авырлык категориясенең һәркайсында җиңүчеләр арасында уйнатыла, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.
Быелгы ярышлар Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче «КамАЗ» йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышлана. Баш хөкемдар — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк, намаз укучы, тиешле физик әзерлеге һәм медицина рөхсәте булган мөселман ир-атлар катнаша ала. Үлчәү алдыннан һәр катнашучы намаз уку тәртипләрен белү буенча тест үтә. Ярышларга спорт киеменнән һәм түбәтәйдән генә кертелә.
Ярышлар Олимпия системасы буенча ике дисциплинада узачак:
- Көрәш: 60, 70, 80, 90, 100 килограммга кадәр һәм 100 килограммнан югары авырлык категорияләре.
- Кул көрәше: 70, 85 килограммга кадәр һәм 85 килограммнан югары категорияләр, шулай ук 60 яшьтән өлкән ветераннар категориясе.
Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогын ала. Турнирны тантаналы ачу 10:00 сәгатькә билгеләнгән. Катнашучыларны үлчәү һәм намаз уку тәртибен белү буенча тест үткәрү 8:00 сәгатьтә башлана.