news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диния нәзарәте кисәтә: Мөфти, танылган дин әһелләре исеменнән ялган каналлар ачылган

news_top

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мошенниклык очраклары турында кисәтә: социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары, шулай ук танылган дин әһелләре исеменнән ялган каналлар ачыла башлаган. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сездән аеруча сак булырга, шикле хәбәрләргә ышанмаска һәм һәрвакыт барлык мәгълүматны тикшерүне сорыйбыз, диелә хәбәрдә.

Нәзарәтнең барлык рәсми хәбәрләре әлеге каналда һәм рәсми сайтта чыга.

Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш ителә.

Дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин.

Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенә караган мәсьәләләр буенча халыкны шәхсән кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар