Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диния нәзарәте Казан православ руханиеның ролигын провокация яки наданлык дип атады

Казанской православ рухи семинария рухание Иоанн Васильевны Мөхәммәт (с.г.в.) турында ролик ясаган.

news_top_970_100
Диния нәзарәте Казан православ руханиеның ролигын провокация яки наданлык дип атады
Илнар Төхбәтов

Казанской православ рухи семинария рухание Иоанн Васильев Ютубта «Вопросы православия и ислам» каналын алып бара. Ул анда «Как Умар решение Мухаммеда отменил» дигән ролик куйган. Роликта Васильев бер хәдискә анализ ясый, анда Гомәр хәлифнең (Мөхәммәд с. г. в. төзегән Хәлифәтне җитәкләгән дүрт хәлифнең берсе) пәйгамбәр кушканын тыңламавы, карарына каршы килүе турында сөйли.

Мөфти үзенең телеграм каналында руханига җавап чыгарды. Диния нәзарәтенең Шәригать бүлеге белдергәнчә, автор сенсация дип тәкъдим иткән хәдиснең чын мәгънәсе исламны азмы-күпме белгән кешегә аңлашыла.

Мөселман дин әһелләре хәдис мәгънәсе турында төрле фикерләр булырга мөмкин, әмма бу ислам дине нигезендә каралырга тиеш. Ә Васильев рухында фикер әйтү «яки наданлык, яки провокация» дип белдерә Диния нәзарәтенең Шәригать бүлеге.

Шәригать бүлеге фикеренчә, Васильев хәдиснең мәгънәсен үзгәрткән. Дини фикер алышу диннәр арасындагы тынычлыкка куркыныч тудырмаган, православларга һәм мөселманнар арасындагы тыныч һәм дусларча мөнәсәбәтләрне бозмаган формада булырга тиеш диелгән телеграм каналды.

«Ә отец Иоанн очрагында без киресен күзәтәбез — мөселман дин гыйлемендәге һәм отец Иоанн үзен беләм дип күрсәткән гарәп теле өлкәсендә дә белем җитмәү. Безнең башка Васильевның мондый гамәлләренең тагын бер аңлатмасы да бар дигән фикер башка килә — бәлки ул республикадагы төрле конфесияләр арасындагы дошманлыкны махсус тудыра торгандыр», — дип язылган каналда.

Диния нәзарәте православ дин әһелләренең мөселман дин әһелләре карашлары белән риза булмавы турында белдерә алуын язган. Әмма бу ризасызлык академик теология рамкаларында булырга тиеш, башка динне тәнкыйть итүченең теманы яхшы белүе зарур. Ислам турында башка дин әһеле фикер әйтә икән, аның мөселман галименә караганда күбрәк белүе соралганы әйтелгән. «Башка очракта, аның сүзләре игътибарга алынырга тиеш түгел», — диелә мөфтият каналында.

Ютуб каналда да Иоанн Васильевны тәнкыйтьлиләр. Абдул Кадыйр Мирзаев исемле укучы фикеренчә, рухани хәдисне үзе теләгәнчә аңлата. «Гомәр пәйгамбәргә хөрмәт белән, يَا رَسُولَ اللَّهِ, بِأَبِي أَنْتَ وَأُمِّي мөрәҗәгать итә. Ни өчендер Васильв хәдиснең бу өлешен укымый. Шуңа күрә хәлифнең пәйгамбәрне тыңламавы турында сүз дә була алмый!» — дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100