Дини табиб: «Бер генә дару да организмны ураза кебек дәваламый»
Уразаның икенче атнасын галимнәр «иң авыры» дип саный. Бу вакытта организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә? Кеше ураза белән үз-үзен ничек сихәтләндерә ала? Уразаның калган көннәрен җиңелрәк кичерү өчен нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?
«Күзгә-сүз» тапшыруының узган атна чыгарылышында Рамазан аеның икенче өлешендә ураза тоту хакында сөйләштек.
Кунагыбыз – ДУМ РТ ХАҖ ның медицина ягыннан тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Хисамов.
– Рамил Гаязетдинович, галимнәр, уразаның икенче атнасы иң авыры, иң кыены, ди. Медицина күзлегеннән караганда бу ничек?
– Иң авыры – беренче 10 көн дияр идем. Бу вакытта организм яңа режимга ияләшә. Аннан соң әкренләп җиңеләя башлый. Уразага авырсынмыйча кереп китү өчен, Рамазан ае башланганчы ук, атнага 1-2 көн ураза тотарга киңәш итәр идем. Берәү дә 12 ай буе ураза тотмый, Рамазан ае җитә, организмга шок була. Уразада йокы вакыты да азая, көн буе ашау-эчү дә юк.
– Ни өчен кемгәдер ураза тоту бик җиңел, кемгәдер авыр бирелә?
– Башка вакытта да ураза тоткан кеше Рамазан аен җиңел кичерә. Аннан соң физик эш эшләүчеләрнең уразасы офиста утыручыларныкыннан да аерыла, билгеле. Дөрес, бүлмәдә эссе булса да, хәл китә. Бер айны түзәргә була. Күпләр отпускны җәй айларында ала. Әгәр ялны ураза вакытында алып, рәхәтләнеп ураза тотсагыз, хәерлерәк булыр иде. Ялны Аллаһ Тәгалә юлына багышлау – бик күркәм гамәл.
– Ураза организмга ничек тәэсир итә?
– Ураза вакытында организмда тирән чистарыну бара. Шушы 1 айда бөтен органнар һәм кан тамырлары чистара. Ураза тәмамлангач, безнең организм яңадан туган кебек була. Кеше ураза тотканда, бар җаваплылыкны бавыр үзенә ала. Аны чүп эшкәртә торган завод белән чагыштырырга була. Барлык пычрак-әшәкеләр бавыр аша чыга. Уразадан соң организм тернәкләнә. Елга 1 тапкыр без машиналарны техник карауга (ТОО) кертәбез. Безнең организмга да елга бер шундый карау-тикшерелү, алга таба яхшырак эшләү өчен организмга да бер тукталыш кирәк. Ураза – шуның белән дә кыйммәтле. Уразалы кешенең кан тамыры-йөрәк авыруы ихтималлыгы 40%ка кими, астма приступлары азая. Ашказанына да ял кирәк. Уразада бавыр, бөер, лимфалар шлак һәм токсиннардан чистара. Организмны бер генә дару да ураза кебек дәвалый алмый. Уразада организмдагы аммиак 100% чыгып бетә. 1 ай ураза тоткан кешенең биоритмы алдагы бер елга җитәрлек итеп көйләнә.
– Йоклаганда ашау яки ашаганнан соң ятып алу зыянлымы-юкмы?
– Ашагач, организмда «соляная кислота» бүленеп чыга. Әгәр кеше ята икән, ул көчәя. Ашказаны авырулары булган кешеләр ашагач ук ятса, шактый кыенлык кичерә.
– Авызны иң яхшысы нәрсә белән ачарга: тозмы, сумы, хөрмә җимешеме?
– Авызны хөрмә белән ачыгыз, дияр идем. Артыннан җылымса су эчеп куегыз. Бу – ашказанына сигнал бирә. Намаз укып алгач, әкрен генә ашауга керешәбез. Ифтарда майлы, ысланган, кыздырылган һәм баллы ризыклар ашарга киңәш итмим. Көн буе ач торып авыз ачкач, иң беренче итеп, сыеклык – әйрән, компот, сөт, шулпадан башласагыз, яхшы.
– Төнлә ашап булмый, йокыдан торып ашарга утырганда – бигрәк тә. Сәхәрдә ниләр ашарга кирәк?
– Сыр, солы боткасы, башка боткалар, ипи, банан ашарга була. 2-2,5 литр су турында да онытмагыз. Артык кайнар яки салкын, шулай ук газлы эчемлекләр белән мавыкмагыз.
– Рамил Гаязетдинович, кеше ач торып үз-үзен сәламәтләндерә аламы?
– Уразага кергәндә ният дөрес булсын иде. «Артык авырлыктан котылам», «ябыгу өчен ураза тотам» диючеләр дә бар. Уразаны Аллаһ ризалыгы өчен тотабыз. Шундый ният белән керсәк, иншаллаһ, Аллаһ Тәгалә сихәтен бирер.
– «Хроник пиелонефрит миндә. Миңа ураза тотарга ярыймы икән?»
– Бу пациентка читтән торып кына җавап биреп булмас. Иң яхшысы – үзегезне дәвалый торган табиб белән киңәшегез. Чөнки авыруның көчәйгән вакыты, ремиссия фазасы булырга мөмкин. Узган атнада яхшы булган анализлар начараеп китәргә мөмкин яки киресенчә.
Гомумән, хроник авырулы кешеләргә ураза алдыннан тикшеренергә тәкъдим итәр идем.
– Көне буе хәлсезләнгәч, уразаны бозмыйча гына ничек ифтарга кадәр түзәргә?
– Сабыр итәргә. Ике рәхәт бергә килми. Җәннәтле дә буласы килә, җиңел дә булсын. 1 генә ай ул ураза. Аны ничек тә тотасы. Аллаһ Тәгалә көч бирә ул, аннан сорагыз. Без бу дөньяда кунак кына, алда безне мәңгелек көтә. Ураза да, төнге намазлар да, хаҗ кылу да җиңел түгел, дөрес. Әмма безне мәңгелек көткәнен онытмыйк. Сабыр төбе – сары алтын.
Үз-үзебезгә авырлык китермәсәк, Аллаһ Тәгалә безгә авырлык бирми. Физик эшләрдән тыелып торыгыз, көннәр әлегә эссе түгел. Туңарга да тырышмагыз, туңгач та, ашыйсы яки кайнар чәй эчәсе килә башлый.
– «Сәхәр ашап, иртәнге намазларны укып ятканчы 5 тулып китә. 6да торырга кирәк. Йокы туймый, шуңа баш авырта. Баш авыртмасын дип, сәхәрдә көн саен авыртуны баса торган дару эчәргә ярыймы?»
– Бу сорауга болай җавап бирер идем. Мәсәлән, без бүген 18:27дә авыз ачабыз. Намазлар укып, тагын бер ашап-эчеп, 21.00дә йокларга ятарга була. Эштәге кешеләр мәчетләргә тәравихка бармаса да ярый, ул фарыз түгел, сөннәт гамәл санала. Тәравихне өйдә генә укырга да мөмкин. Кичке 9да яткан кеше төнге 2дә тора. 5 сәгать йокы йокланган була. Торып сәхәр ашый да, 3тә иртәнге намаз керә. Аннан соң тагын 3 сәгать йоклый ала. Барысы бергә – 8 сәгать йокы дигән сүз. Шушы 1 ай эчендә әлеге режимны көйләсә, йокы туймау проблемасы булмый, баш та авыртмый. Баш ул нормасыз йокы, көн тәртибе бозылудан да авырта.
Дөрес, кан басымы уйнау да булырга мөмкин. Бу вакытта тәүлегенә 1 тапкыр махсус дару кабул ителә. Мин үзем дә эчәм аны. Һәр пациентка аны табиб билгели. Әгәр кан басымы төшә икән, ифтардан соң куе чәй яки кофе эчеп куярга да була.