news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дини бәйрәм вакытында унбер кеше ток сугудан үлгән

news_top
Дини бәйрәм вакытында унбер кеше ток сугудан үлгән
https://pixabay.com/

Һиндстанда дини бәйрәм вакытында 11 кеше, шул исәптән 5 бала, ток сугудан үлгән. Тамиланд штатында булган вакыйга турында "Таймс оф Индиа" басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

Дини йола вакытында храмның тәгәрмәчле арбаларын этеп барган чакта фаҗига килеп чыга. Арба чәчәкләр һәм фонарьләр белән бизәлгән була.

8 метр биеклектәге бер арбага элеп куелган югары вольтлы кабель бутала, аннары шушы чыбыкка ут каба. Кешеләр янгын чыкты дип уйлый, арбага су сибә башлыйлар. Шулай итеп кешеләр ток сугудан һәлак була.

Мәрхүмнәрнең гаиләләренә 500 мең һинд рупие (6,5 мең АКШ доллары) акча бирәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар