Диңгезгә барган мөселман блогерга язалар: «Буркини киеп, шәрә ирләр карап йөрисең»
Аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова сторисларында усал телле хейтерларының үзенә ниләр язганын күрсәткән. Кайберәүләр фикеренчә, мөселманча киенеп йөргән хатын-кызларга диңгезгә бару, ял итү килешми. Гаиләсе белән Сочида ял итеп кайтканнан соң, Рафиләгә: «Мөслимәләргә уртак мунча, бассейннарга ярамый бит йөрергә», «Буркиниеңны (мөселман хатын-кызлары өчен су керү киеме – ред.) киеп, шәрә ирләр карап йөрисеңме?» – дигән эчтәлекле смслар килеп ирешкән.
Мондый сүзләр күңеленә тимичә калмагандыр, әлбәттә. Тик Рафилә мондый кешеләр белән ачуланышып утыруны кирәк санамаган, сторисларында иронияле җавап язган, шәрә ирләрне «күзәтергә өйрәтү» буенча мастер-класс үткәрергә вәгъдә иткән.
Барыгызга да күп сәлам, дусларым. Бар монда хәлләр. Кичә минем ник Сочига барганны ачыклаганнар, «чиста суга» чыгардылар. Сез дә хәзер белдегез инде ни өчен мин диңгезгә бардым.
Признаюсь, Дубайга да шуның өчен барган идем.
Үзләренә караганны сизмәсеннәр өчен, махсус кара күзлек киеп йөрдем әле, вәт.
Мәккәдә дә шуңа барып караган идем Кызыл диңгезгә. Ләкин анда ирләр тиешенчә киенде, күреп булмады.
Кызлар, беткән баш беткән, шыпырт кына буркини киеп, шәрә ирләр карау буенча бушка мастер-класс кирәк булса, миңа языгыз, яме. Өйрәтермен, – дип шаярткан ул.
Блогерның җитди җавабы исә болайрак яңгырый:
Ирләр дә, хатыннар да булмаган диңгез пляжын мин белмим, кызганыч. Мөселман илләрендә бардыр. (Шәрә хатыннарны карау да – хәерсез гамәл, ирләрне генә түгел.)
Ә суга үз гомеремдә 20 тапкыр кердемме икән? Белмим хәтта. Мин анда шәрә кеше карарга бармадым, диңгез һавасы суларга, ял итәргә бардым, яме. Тиешенчә киенеп йөрдем. Аллаһка шөкер. Шәрә ир карыйсым килсә, минем үз ирем бар, әлхәмдүлилләһ, – дигән ул, әче теллеләрнең сораулары калмаслык итеп.