Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгез дуңгызын тәрәзәдән ташлаудан башланган тарих

9 яшьлек кызның әнисе белән яшисе килми.

news_top_970_100
Диңгез дуңгызын тәрәзәдән ташлаудан башланган тарих

Чаллы шәһәрендә яшәүче гаилә таркалгач, кызлары әтисе белән калырга теләвен белдерә. Ләкин әни кеше кызын да, элекке ирен дә тыңларга теләми, хәтта суд карарын да кабул итми. Бу вакыйга хакында «Казанские ведомости»да Лика Исаева җентекләп яза.

Римма һәм Юрий Паулкин 10 ел элек өйләнешә. Автоградның эре предприятиеләренең берсендә хезмәт куючы энергетик балалар бакчасы тәрбиячесенә гашыйк була. Икесе дә бу вакытта гаиләле була, әмма «мәхәббәт» дигәнең акылны томалый, хисләр алга чыга. Тәүге парлары белән аерылышуга, ике гашыйк язылыша. Тиздән уртак кыз балалары туа, әти-әнисе аны Мария дип атый (исеме үзгәртелде – ред.иск.).

Бала өчен бернәрсә дә кызганмыйлар, бигрәк тә әтисе: Мария – балаларының иң төпчеге, өстәвенә, кызчык туганда Юрий 40 яшенең аръягына чыккан була инде, ул кызга бар мәхәббәтен бирә. Гаилә белән сәяхәткә чыккан чакларда кызны әти-әнисе күпләп фотога төшерә, мәсәлән, Мәскәү Кремле фонында кызның бәхетле елмаеп төшкән сурәте – шуңа дәлил. Паулкиннар фатирында берничә контейнерда Мария ярата торган диңгез дуңгызлары яши.

Фото: © Юрий Паулкин биргән фото

Ир һәм хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла башлый, һәм ул бик сизелерлек була. Элекке ире әйтүенчә, хатыны Римма үзе – холкы белән үк кырыс, артык катгый кеше, һәм бу әни белән кыз арасында мөнәсәбәтләр бозылуга бер сәбәп була.

2022 елның 31 декабрендә балалар арасында вак-төяк тавыш чыккач, Римма диңгез дуңгызы белән контейнерны тәрәзәдән ыргыта. Җәнлек артыннан Юрийның уртанчы кызы торып йөгерә – ул әтисе һәм аның яңа гаиләсе белән бергә яши. Диңгез дуңгызы исән, ләкин арткы тәпиләре гарипләнгән була. Кызларның соңрак психологларга сөйләвенә караганда, әни кеше шуннан соң дуңгызны буып үтерә һәм чүп савытына ташлый. Бу хәлләр барысы да Мәрия күз алдында була.

2023 елда, Римма уртак фатирдан китеп, үзенә вакытлыча яшәү урыны тапкач, аерылышу процессы башлана. Хәзер хатын Айдар Габделхаков белән яши. Римманың фатирны ипотекага алуы билгеле. Хатын, бала моннан соң әнисендә яшәргә тиеш, ә Юрий аңа алимент түләргә тиеш, дип саный. Мөгаен, бу акча аңа ай саен ипотека түләүдә булышыр иде.

Суд башлангач, Юрийның таләпләренең берсе – кызының яшәү урынын аның белән бергә билгеләү була. Римма, үз чиратында, кызын үзенә тапшыруны, ә әтисенә баланы үстерүдә матди якны кайгырту бурычын йөкләүне таләп итә. Сүз уңаеннан, Яңа ел алдыннан булган, алда сөйләнгән ямьсез вакыйгадан соң, кыз белән озак вакыт психологлар эшли. Алар үз бәяләмәләрен биргән: Мария әтисе белән үзен иркен һәм ышанычлы хис итә, әнисен ярата, әмма бик нык курка.

Фото: © Юрий Паулкин биргән фото

Кызның яшәү урынын билгеләү турында суд карарын көтмәстән, әнисе баланы алып китәргә карар итә. Мария белән Юрий бер көнне өйләренә кайтып барганда, аларга һөҗүм итәләр. Таныш булмаган ике кеше Юрийны гараж почмагына алып китә, анда аны кыйный һәм буалар, ә Римма һәм аның белән бергә яшәүче Айдар кызны эләктереп, машинага төртеп кертәләр һәм билгесез юнәлештә алып китәләр.

Бу хәлдән соң шундук җинаять эше кузгатыла. Әле 2023 елның мартында ук Айдар үз машинасы белән Юрийны бәрдереп, аның сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән була. Суд Айдар Габделхаковны гаепле дип таный, аңа вакыйга урынын калдырып киткән өчен 7 тәүлеккә кулга алу җәзасы билгели һәм 4 мең сум штраф сала. Юрий процесс вакытында үзен рәнҗетүченең ихластан гафу үтенүенә ышанмавын әйткән була. Соңгы вакыйгалардан күренгәнчә, бу – җаваплылыктан качу омтылышы гына булган.

Римма һәм Айдар Габделхаков журналистлар белән элемтәгә чыкмый, Юрийның рәсми вәкилләре исә бар кирәкле мәгълүмат һәм документларны күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100