news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Диңгез буенда ял итүче туристларга акула һөҗүм иткән, бер кеше үлгән

news_top

Мисырдагы Марса-Алам курортында ял итүчеләргә акула һөҗүм иткән. 1 турист һәлак булган, тагын 1 кеше имгәнгән. Бу турыда «Reuters» Мисыр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

«Мисырдагы Марса-Алам курортында акула һөҗүм итү нәтиҗәсендә бер турист һәлак булды, тагын берсе яраланды», – диелә язмада.

Туристларның кайсы илдән булуы хәбәр ителми.

Соңрак ачыкланганча, зыян күрүчеләр арасында Россия кешеләре юк. Бу турыда РЕН ТВ Хургадада Россия генераль консуллыгына сылтама белән хәбәр итте.

«Россия гражданнарына суда сак булырга, Мисыр хакимияте куйган барлык чикләүләрне үтәргә чакырабыз», – диелә консуллык хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар