Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динара Сәетбатталова беренче җырын яздырган

Ул җырны иҗат итүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйткән.

news_top_970_100
Динара Сәетбатталова беренче җырын яздырган
https://www.instagram.com/zhiloi_kvartal_kazan/

«Алга хәрәкәт итү өчен илһам кирәк. Минем күңелем җыр белән ял итә, җыр миңа илһам бирә. Хәлем начар булса да, яхшы булса да, җырлыйм. Теләсә нинди аңлашылмаган хәлдә дә — җырла. Бу җыр миңа бик якын. Мин профессиональ башкаручы түгел, каты бәрелмәгез», — дип язган беренче җырын яздырган Динара Сәетбатталова.

«Балама хат» дип аталган җырның авторлары — Галия Сафиуллина һәм Рамил Мифтахов.

«Күңелгә тия торган җыр», «Мәгънәле җыр», «Тыңлыйм да елыйм» кебек комментарийлар язганнар. Беренче җыры гына булуга карамастан, Динара тыңлаучыларның күңеленә үтеп керерлек итеп башкара алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100