Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Динар, классташым, бер дә ышанасы килми бит. Бик авыр. Тыныч йокла»

news_top_970_100
«Динар, классташым, бер дә ышанасы килми бит. Бик авыр. Тыныч йокла»

Башкортстанның Борай районы Әрнәш авылыннан Нәбиуллин Динар Дамир улы Украинада һәлак булган. Аны бүген туган авылына алып кайтканнар. Иртәгә, 23 майда, 11.00 сәгатьтә үзәк мәйданда аның белән хушлашу мәрасиме узачак, дип хәбәр итә район башлыгы Рушан Гәрәев.

Динар Нәбиуллин 1988 елның 1 декабрендә Әрнәштә туган, Николаевка авылында урта мәктәпне тәмамлаган. Кызыксынучан, гадел, әйбәт укучы булды, иҗтимагый эштә катнашты, спорт белән шөгыльләнде. Укып бетергәч, тракторчы булырга укыды, дип яза район башлыгы.

2007 елда ул хәрби хезмәткә алына, аннары Сургутка китеп, йөк төяүче техникада эшли. Өйләнә, улына 6 яшь тулган чагында мобилизациягә эләгә.

«Нәбиуллин Динар Дамир улы Борай районының горурлыгы булыр. Аның турында хәтер якыннарының, туганнарының, иптәшләренең күңелендә бетмәс, ә батырлыгы онытылмас», – дип яза район башлыгы.

Динарны белүчеләр кайгы уртаклашу сүзләре язган:

Альмира Галимьянова: «Динар, классташым, бер дә ышанасы килми бит. Бик авыр. Тыныч йокла. Урының оҗмахта булсын. Якыннарыңа сабырлык»;

Зиния Климина: «Балакаем, тыныч йокла, син бурычыңны үтәдең. Без синең белән горурланабыз»;
Динария Хөсәенова: «Динар балакаем, тыныч йокла, урының оҗмахта булсын. Физәлкәем, Дамир, Альбина, сабырлык сезгә».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100