Җырчы, алып баручы Динар Җиһангиров тамашачыларга яңа җырын тәкъдим итте.
«Сулар ага, ага, ага,
Агым су юлын таба.
Каршы йөзеп агымнарга
Юлларым сиңа таба», — дип җырлый ул.
«Агым су» җырының сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Алия Ганиева язган.
Инстачылар яңа җырны җылы кабул иткән.