news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе мәктәбенә күчү турында: «Шартлар үзгәрде»

news_top
Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе мәктәбенә күчү турында: «Шартлар үзгәрде»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан фигуралы спортчысы Динә Хөснетдинова Казаннан Мәскәүгә Этери Тутберидзе мәктәбенә күчкәннән соңгы тәэсирләре белән уртаклашты. Спортчы шулай ук тренировкалар процессы аермалары турында да сөйләде. Бу турыда «ТИ-Спорт» яза.

Мәскәүгә күчкәннән соң тренировкалар планыгызда иң беренче нәрсә үзгәрде?

Тренировка өчен шартлар үзгәрде. Юдино боз сараенда кайчак билгеле авырлыклар килеп чыга иде, әмма хәзер мин моңа позитив карарга тырышам. Бу – миңа «суык» бозда да, «җылы» бозда да ничек шөгыльләнергә кирәклеген өйрәткән файдалы тәҗрибә булды. Хәзер мин барысына да әзер (көлә).

Гомумән, боздагы сәгатьләр күбәйде. Тренировкалар графигы үзгәрде – алар тыгызрак, эчтәлеклерәк булды, әмма Казанда да без бик тырышып эшли идек.

Мәскәү ритмы сезгә ничек?

Әлбәттә, ул аерыла. Без шактый тыныч, җайлы районда яшибез, үзәктә булмыйбыз диярлек, чөнки бөтен вакытны тренировкалар ала. Әмма шәһәр, ни булса да, бик зур, Казаннан күпкә зуррак, һәм тормыш ритмы үзгәрде.

Казанда да мин иртүк торырга, шәһәр буйлап күп йөрергә, кич белән соң гына кайтырга мәҗбүр идем. Юдино да якын түгел иде бит. Шуңа күрә йөкләнешләргә һәм озын юлларга мин, билгеле дәрәҗәдә, инде әзер идем, – дип сөйләде Хөснетдинова «Чемпионат» корреспондентына.

  • Динә Хөснетдинова – Казанның «Стрела» спорт мәктәбендә тәрбияләнгән спортчы. Сезон башланыр алдыннан ул Мәскәүгә Этери Тутберидзе мәктәбенә күченде һәм хәзер шунда шөгыльләнә. Күптән түгел Хөснетдинова Казанда узган Гран-при финалында хатын-кызлар арасында ялгыз шууда җиңү яулады.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2025
    Исемсез
    Ә Тутберидзегә кадәр ничә еллар аны зур спортка әзерләүчеләр турында бер сүз дә юк. Әзер спортчы белән эшләү жайлы инде ул.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар