Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Динә үз үлемендә үзе гаепле булып чыга»: Ана кызын үтерүчегә бирелгән җәза белән килешми

news_top_970_100
«Динә үз үлемендә үзе гаепле булып чыга»: Ана кызын үтерүчегә бирелгән җәза белән килешми
Фото: newsbash.ru

Башкортстанның Белорецк шәһәре администрациясендә эшләгән 31 яшьлек Динә Махиянованы 38 яшьлек ире Алик Махиянов үтергән. 2022 елның ноябрь башында Махияновка хөкем карары чыгарыла, аны хатынын җәзалауда һәм үтерүдә гаепле дип табалар. Фермер 10 елга каты режимлы колониягә хөкем ителә.

Әмма һәлак булган хатынның туганнары бу җәза белән канәгать түгел, алар хөкем карарын яңадан карауны таләп итәргә ниятли. Ә Динәнең әнисе Зәйрә Хатмуллина фикеренчә, 2 кечкенә баланың әнисен рәхимсез үтергән өчен 10 елга колониягә озату – мыскыл итү.

«Ул хәтта судта да балаларны искә дә алмады, ул бары тик үзе өчен генә борчыла. Ә инде милек турында сүз чыккач, монда инде исенә төште – бернәрсә дә сатарга ярамый. Миңа аннан бернәрсә дә кирәкми, минем үз йортым бар, оныкларымны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкмен», – дигән Зәйрә Хатмуллина.

Ана, фаҗигадән соң 1 ел узса да, кызын югалту кайгысы беркайчан да онытылмавын әйтә. Ничек кенә булмасын, Динәнең балалары әниләрен генә түгел, әтисен дә югалткан. Шуңа да карамастан, ул оныклары Аликның туганнары белән аралашуын дәвам итсен дип тырыша, әмма балалар үзләре бу очрашулардан катгый рәвештә баш тарта.

«Аликның әнисе, мин оныкларны алар гаиләсенә каршы котырта, дип зарлана. Ә үзе бер тапкыр да үтерүче улы исеменнән гафу үтенмәде! Ул хәтта олы оныгына шалтыратып: «Әниеңне кире кайтарып булмый, ә миңа улымны коткарырга кирәк», – дигән. Мондый хәлләрдән соң балалар алар белән аралашырга теләрләрме?» – дип сөйләгән Зәйрә Хатмуллина.

Ул әле дә Аликның суд залында үз-үзен тотышын оныта алмый. Гафу үтенү урынына ир-ат үтерелгән хатынның туганнарына карата үзен дорфа һәм агрессив тоткан, бу юлы да судан коры чыгармын, дип уйлаган.

«Ул журналистларга сүгенеп кычкырганда, аңа хәтта кисәтүләр дә ясамадылар. Ә мин авызымны ачарга тырышсам, «комачауламагыз, алайса залдан чыгарабыз» дип шаулый башладылар. Ул бар кешене дә куркытырга һәм үзенекен эшләргә күнеккән», – дип уфтана Динәнең әнисе.

Һәм, чыннан да, тикшерү барышында һәм судта Махиянов тормыш шартлары корбаны булып күренү һәм җитди җәзадан качу өчен бар көчен куйган. Башта ул, Динәгә пычак белән сукканчы аның белән сөйләштем, дип белдерә. Әмма камера язмалары бу версияне кире кага. Аннары ул кичне элеккеге хатынын каенанасының йортына керергә маташкан карак ир белән бутавы турында да сөйли башлый.

«Алар минем кызым турында күпме пычрак сүзләр әйтте, тыңларга җирәнгеч. Динә үз үлемендә үзе гаепле булып чыга, чөнки ул мондый куркыныч кешегә кире кайтырга теләмәгән», – ди Зәйрә Хатмуллина.

Ул киявенә җәзаны кырысландыруны таләп итеп, апелляция тапшырган. Алик Махиянов үзе дә, аффект хәлендә булуын исбатларга өметләнеп, суд карарына шикаять бирергә ниятли.

Ләкин фермерның күп кенә танышлары фикеренчә, аффект – бу тагын бер сылтау гына. Чөнки Алик балачактан ук мәрхәмәтсез холкы белән дан тоткан, көчсезләрне кимсетергә һәм куркытырга яраткан. Ә Динәне чирлеләрчә көнләгән, аның һәр адымын контрольдә тоткан һәм даими кыйнаган. Хатын күп тапкырлар полициягә мөрәҗәгать итә, ләкин аңа вакытында ярдәм итмәгәннәр.

«Аңа 500 сум штраф салсалар да, ул өенә кайтып, «моны син үзең түлисең» дип, Динәне кыйный иде», – дип искә ала үтерүченең үлгән хатынының анасы.

Ваемсызлык һәм тиешле гамәлләр кылмаулары өчен полиция хезмәткәрләре үзләре дә җавап бирәчәк, аларга карата җинаять эше кузгатылган. Ә Зәйрә Хатмуллина кызының үлеме өчен барлык гаеплеләр гадел җәза алганчы тынычланмаячак. Бу тарихның ахыры әлегә күренми.

Семен Подгорный

newsbash.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100