news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпованы Илсөя Бәдретдинованы кабатлауда гаеплиләр

news_top
Динә Латыйпованы Илсөя Бәдретдинованы кабатлауда гаеплиләр
Фото: Динә Латыйпова сәхифәсеннән

Шушы көннәрдә җырчы Динә Латыйпова үз сәхифәсенә бик матур фото урнаштырган иде. Әмма мактау сүзләре урынына, җырчы кискен тәнкыйтькә юлыккан. Динә Латыйпованы язылучылары индивидуальлеген югалтуда гаепли. Алар фикеренчә, җырчы яңа образы белән «тач Илсөя Бәдретдинова» булган да куйган.

«Илсөя дип торам!», «Бәдретдинова клоны», «Илсөя копияләрен эзләп йөргән иде, ерак та булмаган икән, югыйсә», «Сез индивидуальлегегезне югалткансыз. Бөтен попса эстрада бер-берсен кабатлый. Әллә инде барыгызга бер визажистмы сезнең? Бик моңсу», – дип, бихисап күп комментарийлар калдырганнар аңа.

Кайберләренә Динә Латыйпова җавап та кайтарган. «Илсөя, Ильмира, Динә, Зинира – барысы да бер төсле», – дип комментарий калдыручыга Динә Латыйпова: «Алай ук яшьләр белән бер сафка бастырмагыз инде», – дип җавап биргән.

«Нигә шулай кыланырга инде? Үзегез булып калыгыз. Һәр кешенең үз йөзе булырга тиеш. Бу – профессиональ визаж яки фотошоп булса да, башка стиль сайларга була бит. Илсөя ул – бер генә, күпме генә кабатламасыннар», – дигән комментарий иясен җырчы: «Зәйнәпкә охшатып буярга кушкан идем, югыйсә», – дип шаярткан.

«Кызлар, мин ничек Илсөягә охшый алыйм инде! Ул бит минем сеңлем кебек кенә әле. Ә менә буяуны кызганмадылар. Рафаэль абыйның туган көненә дип, күпме кирәк сөрттеләр. Югач бетте инде. Мин хәзер шул ук Динә апагыз», – дип йомгаклаган һәм язылучыларын тынычландырырга ашыккан артист.

Сез дә карагыз әле, ике җырчы арасында охшашлык бармы?

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 август 2025
    Исемсез
    Миндэ Илсиягэ ошаттым бит🫢зурайтып карадым)ботенесе ошаш шул…
  • 21 август 2025
    Исемсез
    Илсөя кебек чибәрлек бер генә жырчыда да була алмый. Андый матур күзләр, андый дөрес ияк, андый серле караш берәүдә дә юк һәм булмаячак та. Әйе, Зинира, Ильмира нәкъ аның кебек булмакчылар. Юкка вакыт әрәм иткәнче , дөрес стилист, визажист белән эшләргә кирәк ул кызларга. Һәм концерт программасы өстендә эшләү дә комачауламас иде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар