Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова ярдәм сорый: «Кайчагында сынаулар каршына килеп басабыз...»

news_top_970_100
Динә Латыйпова ярдәм сорый: «Кайчагында сынаулар каршына килеп басабыз...»
социаль челтәрләр

Җырчы Динә Латыйпова, янгын йортсыз һәм каралты-курасыз калдырган авылдашларына ярдәм итү йөзеннән, социаль челтәрләрдә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

«Барыгызга да хәерле гомерләр теләсәм дә, без кайчагында сынаулар каршына да килеп басабыз шул. 2025 елның 30 апрель иртәсе авылдашым, орынып торган күршем, Буа районы Янтуган аыылында яшәүче Фәния – Фәнис Садыйковлар гаиләсенә бәла алып килде. Санаулы минутлар эчендә аларның гомер буе хезмәт бәрәбаренә җыйган тормышларын, өйләрен, каралты-кураларын ялкын телләре камап алды, юкка чыгарды. Садыйковлар гаиләсе корымлы кисәү өстендә утырып калды. Кара туфрак, корымлы кисәү... Баш очында түбә, атлап керер бусага, карар тәрәзәләр юк.

Хөрмәтле дусларым, без бу дөньяда бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Кем булдыра ала, тормыш халәтенә карап, Садыйковлар гаиләсенә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булдыра алганча ярдәм итүегезне сорыйм.

Кемдер матур күлмәк алырга дигән акчасыннан өлеш чыгарыр, кемдер баллы кәнфит ашаудан мәхрүм калыр, кемдер бүләк итәрмен дигән акчасын бүлеп бирер, чәчкәләр бүләк ителми калыр. Әмма шушы мәрхәмәтлелек бәрабәренә күршеләрем нигез торгызырлар. Баш очында түшәмнәре, атлап керер бусагалары булыр. Алар яп-якты тәрәзәләр куярлар. Ә ул тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр элеп, яран гөлләр утыртырлар. Алар шау чәчәктә булып, ярдәм сузган һәммәбезгә дә бәхет теләп торырлар. Чөнки кемгәдер кылган ярдәм – ул кайтаваз. Бәхет гөлләре утыртырга насыйп булсын иде минем күршеләремә. Һәммәгезгә дә сәламәтлек теләп, мин сезне күршеләремә ярдәмгә чакырам», – дип сөйләде Динә Латыйпова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100