«ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова кунакта булды.
«Минем дус кызларым юк һәм булмады да. Гомер буе серләремне әнигә генә сөйләдем. Әни киткәч, кызларга сөйлим» дигәнсез бер интервьюда», – диде алып баручы Лилия Кадыйрова.
«Әни шулай өйрәтте мине. Беркайчан да яшьтәшләрең арасында якын дустың булмасын. Ә якын дустың беркөнне синең дошманыңа әверелергә ихтимал. Ул синең бөтен эчке дөньяңны, эчке сереңне белә. Ә алар – чит кеше өчен түгел, үзең өчен генә булырга тиеш. Шуңа күрә мин беркайчан да әнидән артык ахирәт эзләмәдем. Минем дусларым күп, ә эчке дөньяны уртаклашкан кешем – әнием, әбием булды, хәзер – кызларым.
Әни җитми. Җиде юл чатында каласың, соңгы сүзне әни әйтә иде, һәм ул дөрес була. Әнинең киңәше – «һәрвакытта түземле бул», авыр юл булса да, шуннан барырга кирәк икәнен аңлыйсың.
Әни киткәнгә быел 10 ел. «Кеше кулларына калмасам, балаларга авырлык китермәсәм ярар иде», – дип сорый иде. Күңеле матур булганга үлеме дә матур булды. Авырып ятмады, 2 ай гына хәлсезләнеп торды.
Заказларны алдан аласың бит инде. Ульяновскига туйга барырга кирәк иде. Әнидән: «Барыйкмы, әллә башка кеше җибәримме?» – дип сорадым. «Бар, кызым, вәгъдә – иман», – дип әйтте. Барып эшләп кайттык.
«И минем кечкенә бәбием, кызың кайтты», – дип әнигә әйтәм. Әни мине балачакта ничек иркәләгән, мин дә аны шулай иркәләп ярата идем. Ул елап җибәрде. Хәзер үзем чәй эчерәм, дим. Кул юып алганда, әни ятты. Мин чәй куеп чыкканда, әни «җыена». Әни, китәсең бит, дим, белгәннәремне укыдым, кочагымда җан бирде. Үзем төзәтеп салдым. Аннары өйдәгеләргә «әни китте» дидем.
Миндә шул вакытта кырыслык барлыкка килде. Берегез дә еламыйсыз, әнине бик матур итеп озатырга кирәк, дим. Авылга алып кайттык, озаттык. Үзем генә калгач, сыгылып төштем. Стеналарны тырнап елыйсы килде. Әни юк. Әни – дөньяда иң кадерле кеше, беркайчан баласын сатмый, хыянәт итми торган кеше. Мин – бик акыллы ананың баласы. Шуңа исән чакта әниләрнең кадерен белергә кирәк», – дип яшь аралаш сөйләде җырчы.
Җырчы бу турында «ТМТВ» каналы видеосында 04.43 минутта сөйли башлый.