Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова игезәк кызлар көткәнен белмәве һәм аларны чит кеше имезүе турында сөйләде

news_top_970_100
Динә Латыйпова игезәк кызлар көткәнен белмәве һәм аларны чит кеше имезүе турында сөйләде
Динә Латыйпованың социаль челтәрдәге битеннән

Татар эстрадасының зәвыклы, нәзәкатьле җырчысы «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында игезәк кызлары туачагын белмәве һәм бик авырлык белән бала табуы турында сөйләде.

«Ул вакытта 2 бала буласын белмәдем. Авыл фельдшеры колагын куеп тыңлагач, «әллә ике йөрәк тибеше инде, әллә икене табасың инде» дип, беркадәр шаярган кебек кенә әйтте дә бетте... Беренче бала булгач, мин рәтен дә белмәгәнмен, эчем авырткан килеш йөрдем, ә анда инде хастаханәгә барырга кирәк булган.

Ул вакытта меңгә бер кесарев кисеме ясаганнардыр. Минем хәлем авырайган, аңымны югалтканмын, бөерләрем эшләми башлаган. Башта үземне коткарырга тырышканнар, аннары – балаларны. Алар борылмаган да, аяк белән туганнар.

Балаларның туганын белмәдем. 2 көннән аңыма килдем. Миңа «кызларың бар икәнен белмисеңдер әле» диделәр... «лар» дигәннән генә мин 2 бала тапканымны белдем. Берсе 2200 грамм, икенчесе 1800 грамм булып туган. «Барысы да әйбәт», – дигәч, йоклап киттем. Аннары «бер балаң авыр хәлдә, алай-болай булуы ихтимал» диделәр. Миңа тагын начар булып китте, тагын табибларның йөгерешкәнен генә хәтерлим. Бер кызның гемоглобины түбән булган икән, Рафаэльне чакыртып, әтисенең канын салдылар.

Бала тудыру бүлегендә балалар үзеңә эләкми дә бит инде, булышалар, карыйлар. Ә балалар белән ята торган бүлеккә күчергәч, балаларны китереп бирделәр, алар кечкенә, кычкырып елап җибәрдем, ашатырга сөтем дә юк. Шунда ятучы аналар балаларны имезештеләр. Бер хатынның ире белән Рафаэль танышлар иде, ул 9 айлык баласы белән ята иде, ул минем балаларны ашатты. Әле хастаханәдән чыккач та килеп ашатып йөрде. Аннары инде үземнең сөтем төште», – дип хатирәләрне барлады җырчы.

Җырчы игезәк кызлар табуы турында «ТМТВ» каналы видеосында 22.48 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100