Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова Эльмира Сөләйманова турында: «Синең рухыңа дога кылганда тел көрмәкләнә»

news_top_970_100
Динә Латыйпова Эльмира Сөләйманова турында: «Синең рухыңа дога кылганда тел көрмәкләнә»
Динә Латыйпованың социаль челтәрдәге битеннән

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманова белән бәйле хатирәләрен искә төшергән.

«Эльмира, балакаем! Синең рухыңа дип дога кылганда, тел көрмәкләнә, ялгыш әйтәм кебек. Югыйсә, бу доганы, күркәм дәрәҗәләрен бир, юлларында әйбәт кешеләр насыйп ит, дип теләп кыласы чак та бит!

Хуш, наным… Әниеңә, балаларыңа, иреңә, туганнарыңа күркәм сабырлык бирсен, Раббым. 

Йөрәк елый, сызып, әрнеп, кисеп...

Без синең белән, Эльмира, соңгы тапкыр җәй көне телефоннан сөйләштек. Хәтеремдә һәрбер сүзең, җөмләң, көлүең… Син безне, ялгышмасам, Аксубайга – туган авылың Ибрайга Сабан туена чакырдың. Сөйләшә башлаганчы ук болай дидең:

– Динә апа, бәгърем, «юк» дип әйтмә, яме!

– Нәрсәне? 

– Юк, әйтмисеңме, аннары әйтәм.

– Беренче әйт!

– Сабантуйга, бу атнада. Миңа чыктылар, кайтырга, булышырга кирәк.

– Юк, – дигәнемне сизми дә калдым, чөнки ул көннәр буш түгел иде.

– Ну, Динә апа, давай, тырыш әле, монда алдан эшләрсез дә китәрсез, анда да өлгерерсез?

– Булмый, наным.

– Ярар, алайса, икенче елга.

Рәхәт иде синең белән сөйләшергә. Үз итә, яшьне дә, олыны да тыңлый белдең. Синең үзеңне дә тыңларга кызык иде. Вакытыбыз тар булса да, мин дә, син дә трубканы куясыбыз килмәде. Шул арада сер сөйләшеп алдык. Кем уйлаган?! Кем уйлаган, соңгы сөйләшүебез, дип! Күз алдымда тагын бер хатирә. «Барс Медиа» компаниясе белән Мәскәүгә барабыз. Ниндидер концерт. Бәлки, «Татар җыры» булгандыр. Юлда йоклап киттек. Өстемә кемдер җылы әйбер китереп япты. Күземне ачсам – Эльмира, син үзеңнең мехлы плащ-пальтоңны минем өскә салдың. Кара төстә матур, якалы плащ пальто иде ул.

– Йокла, Динә апа, йокла, туңма! – дидең, бәбекәчем.

– Кирәкми, үзеңә ябын, – дим.

«Мин җылы киенгән, туңмыйм, одеялым бар», – дип пәлтәңне өстемә җайлабрак, төзәтеп куйдың. Шушы җылың мәңге күңелемдә сакланыр, Эльмира бәгырькәем! Тыныч йокла, моңлы сандугач!» – дип уртаклаша җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100