Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова әтисенең сеңлесе – Мәрьям апасында кунакта: «Безгә кыстыбый пешерә идең»

Әби белән 20 чакрым җәяү килә идек сиңа кунакка, дип искә ала җырчы.

news_top_970_100
Динә Латыйпова әтисенең сеңлесе – Мәрьям апасында кунакта: «Безгә кыстыбый пешерә идең»

Динә Латыйпова әтисенең бердәнбер кыз туганы – Мәрьям әбисенә кунакка кайткан. Биш туган арасыннан бүген ул гына исән. Мәрьям апага быел 89 яшь тула. 

«Безне «абыемның балалары» дип яратучы, кадер-хөрмәт күрсәтүче, миңа матур күлмәкләр тегеп кигезүче апам, исән генә бул!» – дип яза ул. 

Эх, үстердең инде! Әби белән 20 чакрым җәяү килә идек сиңа кунакка. Атналап ята идек синдә. Урманнан җиләктән кайтып кермәдек. Синең дә бөтен җиләгеңне ашап бетерә идек. Хәтерлисеңме, безгә кыстыбый пешерә идең. Бер табак чыгарып куясың, без ашыга-ашыга ашыйбыз. Бетә генә, тагын бер табак чыгарасың. Үзеңдә сигез бала, без киләбез, кунаклар кайта, үзегез... Ярата идек сиңа килергә, – дип сөйләшеп утыралар. 

Мәрьям әбисе белән җырлап та алалар. «Матурайгансың», – ди апасы Динә Латыйповага.

«Озатып калды, күзләрендә яшь. Минекендә дә… Июльдә авылга, төп нигезенә алып кайтырга, яшьлек сукмакларын узарга вәгъдә бирдем. Югыйсә, туган авылыннан киткәненә 65 ел», – дип яза җырчы телеграм каналында.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100