Динә Латыйпова әнисенең сүзләрен язып куйган: «Әнинең әйткән сүзе беркайчан да күңелемнән китми: «Аша, кызым, барганда ашагыз. Ябыгам дип, кирәкмәгән белән буталмагыз. Җаның нәрсә тели, ризыкны күргәч, авыз суларың килә икән, шул ризыкны ашыйсың килеп, ашагыз, оланнар. Авырганда да бит күңелең төшкән әйберне ашасаң, терелеп китәсең», – дия иде бәгырем.
Югыйсә гади генә авыл карчыгы. Сугыш ачлыгын татыган ул чор балалары – үзләре диетолог та, нутрициолог та иделәр шул.
Минем белән кем килешә?»