news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова: «Җан сыкрый... Эх, яшәтәсе килә иде бит әле…»

news_top

Җырчы Динә Латыйпова социаль челтәрләрдә Фидан Гафаровның бик моңлы итеп гармунда уйнап җырлаган видеосын күрсәтте.

«Хуш, моң иясе… Хуш, җырларыңда яшьлегем кайтавазын чагылдырган Фидан абый!

Җан сыкрый... Эх, яшәтәсе килә иде бит әле… Бу язманы үзем төшергән идем. Сез җырладыгыз, мин төшердем. Юбилеегызда тыңлатырмын, дип уйлаган идем. Кем уйлаган. Беребез дә белми. Урыныгыз җәннәттә булсын, моңлы фәрештә. Оҗмах бакчаларында сайрар кошлар кирәктер шул.

Хуш, Фидан абый. Якыннарыгыз һәм моң сөйгән халкымның кайгысын уртаклашам» , – дип хушлаша Динә Латыйпова легендар җырчы белән.

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкорт драма театрының танылган актеры Фидан Гафаров 27 апрель көнне вафат булды. Аңа 77 яшь иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2025
    Исемсез
    Татар-башкортның Алтын баганасы иде Фидан ага. Фәридә Кудашева да шулай булды. Игезәк милләтләр бит инде без, кадерен белик!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар