Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Закировага инстачы: «Күз тимәсенгә булавка каптырып, кызыл трусик кияргә кирәк»

Скрипкачы концерттан кайтканда баскычтан егылган. «Аллаһ саклады, бер җирем дә сынмады», — ди Динә Закирова.

news_top_970_100
 Динә Закировага инстачы: «Күз тимәсенгә булавка каптырып, кызыл трусик кияргә кирәк»
https://www.instagram.com/dinazakirova_dz/

Скрипкачы Динә Закирова инстаграмга күз тиюгә ышануын язган. «Күз тию бар, ди китап. Ышанмаслык түгел… Концертлардан, мәҗлесләрдән „ватылып“ кайткан чаклар байтак. Соңгы концерттан кайтканда баскычтан егылдым, Аллаһ саклады, бер җирем дә сынмады… Тик шикләндерде», — дип яза Динә.

Инстачыларга да файдалы булыр дип, музыкант «Сөембикә» журналында басылган бер язмадан өзек куйган.

«Әйткәнебезчә, күз тию дигән нәрсә бар һәм ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яшәп килә. Шуңа күрә, кемдер берәү кинәт кенә төшенкелеккә бирелсә, күзгә күренеп „кибә“ башласа, хәлсезләнсә, табиблар аның чирен тапмаса, „күз тимәдеме икән?“ дигән шик туа. Күз тию кешене сырхауга саптыра, ир белән хатын, гомер буе дус булып яшәгән ахирәтләр арасын боза. Эшнең, тормышның җае, яме китә, яшәү тәме югала. „Күз тиюне Аллаһы Тәгалә адәм балаларын сынар өчен бар иткән“, ди динебез. Әмма күз тиюне булдырмау өчен төрле әйберләр тагып йөрү — хата, диелә диндә. Киемнең кайсы да булса бер җиренә ялтыравыклы яки күзгә бәрелеп торган башка шундый бер әйбер тагу „кешенең игътибары шунда тартылып, күзе тимәс“ дигән ышануга нигезләнгән. Бу ысул белән без балаларны яман күзләрдән сакламакчы булабыз. Күз тиюгә каршы иң әйбәт чара һәм дәва исә — Коръән-Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез (с. г. в.) һәм аның сәхабәләре заманында ук бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы „Фатиха“, „Ихлас“, „Фәлакъ“, „Нәс“ сүрәләре, „Аятел Көрси“ һәм „Каләм“ сүрәсенең 51 нче аяте укыла. Күз бик каты тигән кешегә кырык бер „Йасин“ чыгу да бар. Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә: „Саклану — дәвалауга караганда хәерлерәк“, диелгән. Сәламәт булыгыз, Аллаһ үзе сезне сакласын», — диелгән анда.

Музыкантның инстачылары арасында им-томчылар бик күп табылган. Киңәшләреннән укып, хәйран каласың.

«Өйгә кайткач, «бисмилла» әйтеп, өч тапкыр битеңне юарга кирәк. Бөтенләй юынсаң да яхшы. «Сөбханаллаһ, тигән күз китсен» дип;

«Күз тимәсен өчен кызыл трусик кияргә кирәк. Шуңа булавка каптырсаң да әйбәт. Мин гел шулай итәм»;

«Кая да булса барырга чыкканчы тәһарәт алырга кирәк. Тәһарәт күз тиюдән саклый. Матур күлмәкләр күп киясең шул, тимичә дә калмас, саклан инде», — дип язалар алар Динәгә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100