Динә Закировадан крәндиль рецепты
«Зәңгәр чиләк» көенә бик тәмле крәндиль рецептын эләм яме. Сезгә дә бәлки илһам килер, пешереп карарсыз», — дип язган скрипкачы.
Крәндиль камыр өчен: 4стакан он, 11 грамм «Саф-момент» чүпрәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 кап ванилин, 1 чәй кашыгы тоз, 1,5 стакан җылы сөт. 0,5 стакан үсемлек мае.
Камыр басарга һәм 1 сәгатькә җылы урынга куярга кирәк.
Камырны җәяргә, берәр түгәрәк ярдәмендә крәндиль формасы итеп кисәргә, казанда майда кыздырырга.
Крәндильләр баллансын өчен шикәр оны сибәргә була.