Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Закирова Шамил Закировны искә алган: «Бик сагынабыз сезне…»

26 февраль көнне Камал театрының легендар директоры Шамил Зиннуровичның арабыздан китүенә ун ел булды.

news_top_970_100
Динә Закирова Шамил Закировны искә алган: «Бик сагынабыз сезне…»
https://www.instagram.com/dinazakirova_dz/

Скрипкачы Динә Закирова инстаграмда Камал театрының легендар директоры Шамил Закировны искә алып, җылы пост урнаштырган. Кичә аның арабыздан китүенә ун ел булды.

«Шамил Зиннуровичны сагынып, үзебезнең никах көнебез турында язасым килә. Кушылырга ниятләп, әти-әниләр фатихасын алгач, сөенечле хәбәребезне иң беренче булып Шамил абыйга җиткердек. Чакырылган беренче кунагыбыз ул иде. Шамил әфәнде исә әлеге хәбәрне ишеткәч, сөенеп тиз генә дәфтәренә датаны теркәп куйды.

Татарларда борынгы гадәт буенча никахны кыз ягында үткәрәләр. Без дә Чаллыда әниләр өендә мулла чакыртып укытырга уйладык. 2010 елның коры җәен күбегез хәтерлидер. Безнең бәхетле көнебез шушы елгы җәйнең иң эссе көненә — 10 июльгә билгеләнде. Табыннар корылды, кунакларны көткән чак. Без Шамил абыйны чакыруын чакырдык, әмма килә алуына өметләнми идек. Чөнки вакыты да аз, ара да ерак икәнлеге көн кебек ачык иде.

Никах сәгать унга билгеләнгән, киләсе кунаклар килеп җиттеләр кебек… 9.30да Илнурның телефонына шалтырату килде. Трубкада «Адресыгыз нинди әле?» дигән сорау яңгырады… 15 минуттан безнең ишек төбендә кояштай балкып Шамил Зиннурович үзе тора иде, ә кулында бер кочак лилия чәчәге… «Кызым, шушы чәчәкләрдәй матур, ак, чиста күңелле булып кал. Мин сезне бик хөрмәт итәм, бәхет телим», — дигән сүзләре мәңгегә хәтердә калды…

Туй көне 10 мартка билгеләнде. Ул мәҗлестә дә Шамил абый түрдә, «әти урынында» утырды. Безнең өчен аның йомшак мөнәсәбәте, җылы карашы зур дәрәҗә, горурланып сөйләрлек истәлек булып калды… Бик сагынабыз сезне, Шамил Зиннурович», — дип язган Динә Закирова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100