Дин ягыннан ир-атларның өйләнүгә кагылышлы нинди финанс бурычлары бар?
Камил Сәмигуллин «Ислам турында уйдырмалар» исеме астында яңа мәкаләләр циклын башлап җибәрә.
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ислам турында уйдырмалар» циклында динебез хакында булган мифлар, хаталы фикерләр һәм стереотипларны фаш итә. Мәкаләләрендә Камил хәзрәт киң җәмәгатьчелекнең мөселман гореф-гадәтләре һәм тормыш рәвеше турында сай белемнәргә ия булуы, җимергеч мәгълүмати каналларга сукырларча ышануы, стереотипларга нигезләнеп, гомумиләштерүе, фикер йөртүе, нәтиҗәләр чыгаруы проблемаларын күтәрә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Ир-атларның кайбер финанс бурычлары:
1. Өйләнергә әзерләнү. Ир-ат гаилә корганга кадәр үк әлеге максаттан тотылачак финанс чараларына мохтаҗ. Иң беренче чиратта, бу — мәһер (никах бүләге). Аллаһы Тәгалә әйтә: «Хатыннарга мәһәрләрен бер фарыз (мәҗбүри бер бүләк) буларак бирегез <…>” («Ән-Ниса» (Хатыннар) сүрәсе, 4-нче аять). Бу — хатын-кызлар белән никахка кергән вакытта ир-атлар башкарырга тиешле беренче бурыч. Хатын-кыз, үз чиратында, бу нисбәттән ир-атлардан аерыла, ир-атның булачак хатыныннан ул аңа өйләнгәне өчен аңа ни дә булса түләвен таләп итәргә хокукы юк.
2. Өйләнгәннән соң ир кеше хатынын кирәкле бар әйберләр белән дә тәэмин итәргә бурычлы, гәрчә хатынның үзендә иренннән аермалы буларак акчалар булган очракта да. Ир кеше хатынына: «Үзең өчен үз акчаларыңны тот», — дип әйтергә хокуклы түгел, ә хатынының акчаларын үзе өчен тоту турында әйтеп тә торасы юк. Ислам хатын-кызны бөекли, ул аның мөлкәтен саклый, ире өчен үз байлыгын тоту бурычын куймый, аны ире тәэмин итәргә тиеш.
3. Ир кешегә туганнары һәм якыннарына ярдәм итү җаваплылыгы да йөкләнгән.