Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова: «Совет чоры бәяләре исегездәме?»

Җырчы инстаграмга яңа пост куйган.

news_top_970_100
Динә Латыйпова: «Совет чоры бәяләре исегездәме?»
https://www.instagram.com/dinalatipova/

Динә Латыйпова совет чорындагы бәяләрне искә төшергән. Ул инстаграмга бер сумлык акча сурәте куеп, 1976-78 елларда нәрсәнең ничә сум булганлыгы турында язган.

Фотодан студент стипендиясенең 40-46 сум, бер бүлмәле фатир өчен коммуналь түләүләрнең 7 сум 26 тиен булуы, сантехникларның халыкка бушлай хезмәт күрсәтүе аңлашыла. Ул елларда 1 литр бензин һәм 1 квт электр энергиясе 4 тиен торган. Арыш ипиен — 16, батонны — 22, 1 литр сөтне 26 тиенгә алып булган. 20-40 тиен тирәсенә халык ашханәдә төшке аш белән сыйланып чыга алган. Шулай ук 1 кг итнең бәясе — 3,5 сум, 1 кг май — 3,5 сум, 1 кг бал — 3,5-5 сум, 1 кг казылык — 2,2 сум, 1 кг алма — 15 тиен, 1 порция туңдырма 10-22 тиен торган.

Әлеге фото инстачыларны яшь вакытларына алып кайткан, күбесе совет чорын «бик рәхәт яшәгән вакытлар» дип искә ала.

«Ул заман өчен зур акча иде алар. Ипи 16 тиен иде, тишекле сетка белән алып кайта идек. Бозау, сыер, сарык, каз-үрдәк — бар да ипи ашый иде»;

«Исең китәр, хәзер кибеткә төшкән саен бәяләр артып куя. Буада кара ипи 38 сум, Казаннан китерелгәне — 45 сум. Эшләп, хезмәт хакы алмасаң, ачка үләсең. Гаиләле кешегә гел харап инде»;

«Кечкенә чакта әниемнән биш тиен акча сораган идем. Мәдәният йортында балалар өчен кино күрсәттеләр. Әнием ике сүзенә дә басым ясап: „Биш тиен! Биш тиенгә биш кап шырпы тия бит, кызым“, — диде. Мин авызымны яптым. Мин бит биш кап шырпының нәрсә икәнлеген беләм. Нинди зур мичне җылыта, анда көнозын күмәчләр, кабартмалар, тәбикмәкләр пешә, тавыкларга чүлмәк белән бәрәңге, сарык-бозауларга арыш ипие. Ә мин кинога барам, имеш. Бармыйм әле дип уйладым ул вакытта»;

«Ул чактагы ипиләрнең тәмлелеге, шул ипи өстенә май ягып, шикәр сибеп ашый идек. Шуның белән тамак та туя иде. Элек әле ул бәяләр күтәрелә дип әйтәләр иде, хәзер гади режимга керде, квартал саен күтәрелә бәяләр. Югыйсә, һәр ел саен шуның хәтле уңыш җыеп алдык дип мактанып утыралар. Кемнең кулында — шуның аввызында инде. Хәерлегә булсын»;

«1973 елда интернатта торып укыдым. 20 тиенгә ашханәдә ашап кайта идек. Бер сумга биш көн төшке аш ашый идек. Ә мәктәп ашханәсендә бушка ашаталар иде, менә ул вакытта коммунизм булган да инде, ә без коммунизмга барабыз дип капитализм эчендә хәзер», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100