Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова нинди бүләк алырга ярата?

Динә Латыйпова туган көненә нинди бүләк алырга теләве турында социаль челтәрдә әйтте.

news_top_970_100
Динә Латыйпова нинди бүләк алырга ярата?
"Туган көнеңә нинди бүләк алырга яратасың?" - дип сораган иде миннән бер журналист. Әмма мин ул чакта төгәл җавап бирә алмаганымны әле дә хәтерлим. Күрәмсең, еллар кирәк булган. Бүген мин инде әйтә алам. Нәрсә яратам соң, нәрсә көтәм соң мин?! Бернәрсә дә көтмим, ләкин бар нәрсәне яратам. Бигрәк тә нәни генә бер игътибар булса да, "күр инде мине онытмыйлар икән", - дип очып йөрим. Сүз дә юк, кечкенә генә хөрмәт - ул зур бүләк!" - дип язган Динә ханым. Ул #динәрафаэльлатыйповлар хэштегы төшерелгән кием белән фотога төшкән.



Ә бу бүләкне миңа Айсаф, Илнур, Айгөл бүләк иттеләр. "Динә апа, тәнеңнең җылысын, җаныңның тынычын сакласын! Синең белән дус булырга теләгән кешеләр #динәрафаэльлатыйповлар хештегы аша күңел капкаңны ачсыннар!" - диделәр. Я, әйтегез, моннан да оригинальрәк бүләк тә, теләк тә була димени? Рәхмәт, дусларым! Мин үзем дә сезне яратам. Бүләк миңа шул хәтле дә ошый, минем аны бер дә саласым килми. Ул җылыта да, иркәли дә", - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан Динә Латыйпова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100