Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова: «Менә шул икән ул ак белән кара, начарлык белән яхшылык…»

Җырчы, алып баручы Динә Латыйпова авыр хәлгә юлыккан - аның бөтен уй-хисләре белән уртаклашып, иҗат әсәрләрен урнаштырып бара торган инстаграм сәхифәсен хакерлар урлаган. Ике атна мошенниклар кулында булган аккаунтын Динә Латыйпова шушы көннәрдә кире кайтару бәхетенә ирешкән.

news_top_970_100
Динә Латыйпова: «Менә шул икән ул ак белән кара, начарлык белән яхшылык…»
https://www.instagram.com/dinalatipova/

«Мин кайттым. Шөкер. Ничә еллар бер гаиләгә әйләнгән аккаунтым мошенниклар тарафыннан җимерелде һәм ике атна хакерлар кулында булды. Миннән, ватсап аша элемтәгә чыгып, акча да сорап карадылар. Минем язылучыларым сәүдәгә куелмаган дип, элемтәгә кермәдем. «Взлом» вакытында ямьсез видеолар да алар тарафыннан куелды. Дөрес, күп истәлекләр юкка чыгарылган, әсәрләр сыздырылган.

Мин инде соңгы хикәяләремне инстаграмга язылгач, китап итеп бастырмам дигән идем. Болай булгач, сез яратып өлгергән «Ата каз биюе», «Бер шакмак шикәр», «Төйнәлмәгән төер» әсәрләрен китап итеп чыгарырмын дим.

Аккаунтымны кире кайтарган егетләргә рәхмәт.

Менә дөнья, шул икән инде ул ак белән кара, начарлык белән яхшылык. Күрәсез, якты күңеле кешеләр арабызда күбрәк.

Мошенникларга килгәндә… аларга да бәхет телим», — дип язган ул.

Виртуаль дөньядан югалгач, инстаграмдагы язылучылары Динә Латыйпованы авырып киткән дип уйлап, бик борчылганнар. Алар җырчының исән-сау булуы, аны кире үз араларында күрүгә сөенүләре турында бихисап комментарийлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100