Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова ире Рафаэль Латыйпов турында: «Гомере буе кызлар яратты»

Җырчы тормыш иптәшен бер матур кыз белән фотога төшереп алган.

news_top_970_100
Динә Латыйпова ире Рафаэль Латыйпов турында: «Гомере буе кызлар яратты»
https://www.instagram.com/dinalatipova/

Динә Латыйпова тормыш иптәше Рафаэль Латыйповны Татарстан республикасының халык артисты Резедә Төхвәтуллина белән фотога төшергән.

«Вәт, Латыйпов абыегыз! Гомере буе матур кызлар яратты, ярата, яратыр да ахры. Яратмаслык та түгел бит!

Татарстаннын халык артисты, талантлы шәхес, чибәр Резедә Төхвәтуллинаны кем яратмас. Аның уйнаган рольләре, геройлары! Аның җырлары!

Рафаэль абыең белән икебез дә талантыңа гашыйкбыз, үзеңне яратабыз», — дип язган ул инстаграмга.

Инстаграм дуслары да Резидә Төхвәтуллинаның искиткеч шәхес булуы белән килешкәннәр. Ә Рафаэль Латыйповка беретын салып, түбәтәй кияргә вакыт дип комментарий калдырганнар. Динә Латыйпова иренең түбәтәйне дә яратып киюе турында язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100