Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Гәрәева коронавирус белән авырган: «Вирусның ныграк тарала баруын онытмагыз!»

«Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе Динә Гәрәева коронавирус белән авырганы хакында хәбәр итте, тамашачыларны сакланып йөрергә өндәде.

news_top_970_100
Динә Гәрәева коронавирус белән авырган: «Вирусның ныграк тарала баруын онытмагыз!»
Динә Гәрәеваның Инстаграм аккаунтыннан

«Күпләр мине югалтып өлгерде. Мин кире кайтам. Вирусның җиңел булмаган юлын үттем. Коронавирус белән «яшәгән» кеше буларак, бер-ике сүз әйтәм: вирус беркая да китмәде! Саклык чараларын үтәгез –битлек кию, кул юу һәм башкалар.

Прививкага килгәндә — бу һәр кешенең үз эше, билгеле, әмма вирусның мутацияләнгәнен, ныграк тарала баруын онытмагыз. Табиблар белән киңәшләшегез, кирәкле анализлар тапшырыгыз. Бер-берегезне саклагыз! Иммунитетыгызны күтәрегез! Авырмагыз!

Ул арада безнең эш кайный. «Яңа йолдыз» проектының 2 сезоны, «Татар җыры», «Татар радиосы» ның 20 еллыгына багышланган чараларга әзерләнәбез. Пандемия белән бәйле вәзгыять хәл ителер, авыручылар саны кимер һәм без тамашачы белән күзгә-күз очрашырбыз дип өметләнәбез.

Барыгызга да рәхмәт! Сәламәтлек телим!» — дип язган ул.

«Исән-сау булыгыз! Хәерле булсын!», «Сәламәтлек сезгә», — дип изге теләктә калган инстачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100