Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин әһеле, аерылышуны сораган өчен, хатынын пычак кадап үтергән

Мәскәү өлкәсенең Николо-Угрешского монастыре священнигы, 30 яшьлек Дионисий (Денис Горовой), аерылышуны сораган өчен хатынын үтергән.

news_top_970_100
Дин әһеле, аерылышуны сораган өчен, хатынын пычак кадап үтергән
Ике ел элек аның хатыны Анна, иренең гел эштә булуы белән риза булмыйча, аерылышырга тәкъдим итә.  Аерылышкан очракта дин әһеленә үз вазифасыннан китәргә туры килер иде. Соңгы айларда хатыны бу таләпне кискен итеп куя башлый. Карьерасына нокта куймас өчен ул хатынын үтерә. Ул аны машинада Солнечногорск шәһәренә (яшәгән җирләреннән 100 км) алып китеп, урман эченә алып керә һәм 10 тапкыр пычак белән кадый.

Бу фаҗига булыр алдыннан хатын әнисенә иренең үзен сәер тотуы турында язган. Кызы белән элемтә югалганнан соң әни кеше полициягә мөрәҗәгать итә. Сорау алганнан соң, Горовой хатынын үтергәнен таный.

Патриархның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу дин әһеленең үз-үзен тотышында элек тә сәерлекләр булган. Шул сәбәпле, аны моастырьга күчергәннәр. Үзен адекват тотмау сәбәпле, бер тапкыр психотерапевт та чакырганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100