Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чите кителгән савыттан ашау-эчү дин буенча тыеламы?

Чатнаган, кителгән савытларны куллану уңайсыз да,куркыныч та.

news_top_970_100
Чите кителгән савыттан ашау-эчү дин буенча тыеламы?
pixabay.com/ru

Сөннәттә кителгән һәм чатнаган савытлар кулланырга ярамавы телгә алына. Бу хакта islam-today.ru сайты яза.

Әбу Сәид әл-Хәдури хәдисендә:

«Аллаһ илчесе кителгән һәм чынаякның чатнаган ягыннан эчүне, шулай ук савытка өрүне тыйды» дип әйтелә.

Бу риваятьтә мондый савытны куллану хәерле түгел диелә, ә аны куллануны тулысынча тыю турында сүз бармый. Ягъни, кителгән, чатнаган савыт куллану хәрәм булып саналмый. Бу нәсыйхәт кешене киселүдән һәм төрле авырулардан саклау өчен әйтелгән.

Савытның кителгән урыннарында авыру китереп чыгара торган бактерияләр җыела. Һәм алар төрле чирләр чыгарырга мөмкин. Шулай ук мондый савытларны куллану уңайсыз да, куркыныч та. Чатнаган савыт-саба ватылырга, кайнар су яки ризык тәнне яндырырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100