Хәләл мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыров социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларына дингә кагылышлы сорауларга җавап табарга булыша. Бу юлы ул Казанның «Туган авыл» мәчете имамы Нуруллаһ хәзрәт Зиннатуллинга «Хатын-кыз машина йөртүгә дин нәрсә ди?» – дигән сорау биргән.
– Әгәр дә ире каршы түгел икән, хатын-кыз иреннән сорап чыгып китә икән – бу вакытта рөхсәт ителә. Шуны белергә кирәк: шәһәр эчендә йөрергә рөхсәт ителә, әгәр шәһәрдән читкә сәфәргә барасы килә икән, ул үзе генә 80-100 км юлга чыга алмый. Аның янында ир-ат булырга тиеш.
– Хәтта аңа бу сәфәргә чыгарга ир-ат рөхсәт бирсә дә?
– Әйе, ризалык бирсә дә.
– Ә менә 60 км ярыймы? Менә бүген хатынның Арчага кайтасы бар, ди?
– 80-100 км юлга чыгарга ярамый. Ә аннан азрак булса – ярый.
Бу кыска гына әңгәмә хатын-кызлар арасында ризасызлык уяткан. «Ире булмаучыларга нишләргә?», «Каян уйлап чыгаралар бу саннарны, Коръәндә язылмаган бит бу», – дип, аптырап, комментарий калдыручыларга «Ир табарга», «Кияүгә чыгарга», «Ир туганыңны үзең белән алырга», – дип җавап язганнар.