Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин буенча тырнакларны кайчан һәм ничек итеп кисәргә?

news_top_970_100
Дин буенча тырнакларны кайчан һәм ничек итеп кисәргә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Хозур дин турында» телеграм-каналында тырнак кисү турында аңлаталар.

«Тырнак кисү кебек гадәти булган гамәл белән дә савап эшләп була. Ничекме? Хәзер аңлатабыз.

Тырнакларны чиста итеп тоту сөннәт.

Тырнак кисүне җомга көнне Җомга намазына әзерлек рәвешендә башкарырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе (четверг) кич ахшам намазыннан соң җомга көн башлана. Шул сәгатьтән башлап Җомга намазына кадәр сезнең госел коенырга, Җомга намазына чиста киемнәр әзерләргә вакытыгыз булачак. Госелләнгәндә тырнакларны тәртипкә китерү бик күркәм булачак.

Тырнак кискәндә аерым бер тәртип сакланса әйбәт.

Иң беренче эш итеп, уң кулның имән бармагындагы (указательный палец) тырнакны кисү, аннары – урта бармак, аннары атсыз бармак, чәнти бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак иң ахырдан киселә. Сул кулда исә иң беренче итеп чәнти бармак, аннары – атсыз, урта, имән бармакныкы киселә. Баш бармактагы тырнак, шулай ук, иң ахырга кала.

Аяк тырнакларын кискәндә, башта уң аякның чәнти бармагыннан башлыйлар һәм сул аякның чәнти бармагы белән тәмамлыйлар.

Киселгән тырнакларны җиргә күмү яки утка ягу дөрес булыр.

Тырнак кисүнең вакытын һәркем үзе билгели. Ләкин 40 көннән артык киселмәгән тырнак белән йөрү килешми.

Бу язма сезгә киңәш рәвешендә генә әзерләнде. Биредә язылган һәр гамәл хәдисләргә таянып язылды, ягъни болар Пәйгамбәребезнең сөннәте булып тора. Сөннәткә иярү – Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә ирешүнең бер юлы», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100