Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин буенча балаларны үбәргә, кочакларга ярыймы?

news_top_970_100
Дин буенча балаларны үбәргә, кочакларга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында балаларны үбү турында аңлата.

«Ә сез балаларыгызны үбәсезме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам балаларына, оныкларына вакытын кызганмый торган иде. Берьюлы аның оныклары Хәсән һәм Хөсәенне сөюен, кочаклап, үбеп, хәтта аркасына атландырып йөрүен күргән бер бәдәви гарәбе Пәйгамбәребезгә: – Минем дә балаларым бар, әмма аларны үпкәнем юк, – дигән.

Монда Расүлуллаһның нинди сүзләр әйткәненә игътибар бирик әле. Ул аңа: – Синең күңелеңнән Аллаһ мәрхәмәтлелекне алган икән, мин нәрсә эшли алам?! – дип әйткән.

Димәк, балаларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булу – ул күңел йомшаклыгыннан, һәм ул – Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән рәхмәте, нигъмәте. Ә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәллам – Җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән олуг пәйгамбәр, мәрхәмәтле җан иясе иде.

Без балаларыбызны үбәргә дә, кочакларга да тиешбез, хөрмәтле кардәшләрем! Бер вакыт җиткәч, үзләре дә үптерми, кочаклатмый башлый алар. Һәркемгә уңышлы көннәр!» дип яза Тимергали хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100