Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Димче Роза Сабитова «Форт Боярд» тапшыруында төшкәндә диңгезгә егылып имгәнгән

Роза әйләнеп тора торган канатлар арасыннан кереп ачкыч эзләгәндә, берничә метр биеклектән суга төшеп киткән.

news_top_970_100
Димче Роза Сабитова «Форт Боярд» тапшыруында төшкәндә диңгезгә егылып имгәнгән
https://pixabay.com/

«Давай поженимся» тапшыруын алып баручы, димче Роза Сабитова «Форт Боярд» тапшыруында катнашканда имгәнгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Роза «Җил тегермәне» бәйгесен узмакчы була. Аңа әйләнеп тора торган канатлар арасыннан кереп, ачкычны табарга һәм суга сикерергә кирәк. Суда сейф йөзеп йөри, Роза ачкыч белән шуны ачарга тиеш. Роза биремне үти алмый һәм берничә метр биеклектән диңгезгә егылып төшә. Шуннан соң ул биремне узудан баш тарта, каты бәрелгәнен әйтә.

Бәйгене алып баручы Сергей Шнуров табиблар чакыра. Алар Розага ярдәм итә. Розаның имгәнүен раслыйлар. Бераздан Роза кабат уенда катнашуын дәвам итә.

Тапшыру СТС каналында чыкты.

  • «Форт Боярд» тапшыруы Франция телевидениесендә 1990 елда чыга башлый. Хәзер аны утызлап илдә күрсәтәләр.
  • Маҗаралы проект Наполеон боерыгы буенча төзелгән фортта, Ла-Рошель шәһәре тирәсендә бара. Ривать буенча, 200 ел дәвамында бу крепостьта байлыклар яшереп җыйганнар. Уен геройлары ачкычлар табып, серле сүзләр эзли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100